Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында наркотиклар кулланган 13 кеше исәптә тора

Наркоманлыкка яшьләр тиз бирешүчән.

Аларны бу афәттән аралау өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк. Наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шул хакта сүз барды.

Утырышны наркотикларга каршы комиссия җитәкчесе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Ул бу җитди мәсьәләгә игътибарны киметергә ярамавына басым ясады. Наркомания бит нигездә үсмерләргә, яшьләргә, димәк, безнең киләчәгебезгә яный. Шуңа әлеге юнәлештә профилактика эшенә зур әһәмият бирергә кирәк. Монда яшьләрнең буш вакытларын эчтәлекле, файдалы үткәрүләре бик мөһим. Бу җәһәттән "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" шигаре (девизы) астында оештырылучы чаралар хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сөйләде. Алар авыл клубларында наркоманлыкка каршы юнәлдерелгән дискотекалар, шулай үк башка күңел ачу кичәләре үткәрәләр.

Балаларны наркоманлык дигән куркыныч чирдән саклау буенча район мәктәпләрендә дә күпкырлы эш алып барыла. Бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Бухарова бәян итте. Укучыларны төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнүгә җәлеп итәләр. Наркотикларның үтергеч куркынычы турында сыйныф сәгатьләрендә сөйлиләр, медицина һәм полиция белгечләрен чакырып әңгәмәләр оештыралар. Ата-аналар җыелышларында да бу хакта сөйләшми калмыйлар, аларны әлеге мәсьәләдә уяулык күрсәтергә өндиләр.

-Районда бүген наркотиклар кулланган 13 кеше исәптә тора,-ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Денис Шипигин. -Полиция хезмәткәрләре, ирекле халык дружиначылары белән берлектә, наркоманлык буенча исәптә торучыларны һәм әлеге яман гадәткә бирешү куркынычы зур булганнарны даими контрольдә тота. Наркотиклар кулланып исәптә торучылар арасында балалар, үсмерләр юк. Әмма наркоманнар нигездә 22 дән 35 кә кадәрге яшь кешеләр.

Район үзәк хастаханәсенең наркология бүлегендә алкоголь һәм наркотиклар кулланучы 172 кеше исәптә тора икән. Быел ике кеше исәпкә куелган, җиде кеше исәптән төшерелгән. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксина чыгыш ясады.

Александр Никошин эчкечелеккә бирелгән гаиләләргә аек тормыш алып барырга һәрьяклап ярдәм итәргә чакырды. Ул авыл җирлекләре башлыкларына әлеге мәсьәләгә игътибарны арттырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев