Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Педер Хузангайның 110 еллыгын билгеләп үттеләр (ФОТО)

Күпмилләтле Россия әдәбиятына чуаш бизәкләрен керткән үз халкының рухи матурлыгын, гасырлар буе җыелган кыйммәтләрен өстәгән шагыйрь, якташыбыз Педер Хузангайның тууына 110 ел булды. Аның туган авылы Сихтермәдә әлеге вакыйганы күп кунак чакырып, зурлап билгеләп үттеләр. Әлки җире кунакларны йомшак кына салкын көн, эре-эре кар бөртекләре, ачык йөз, икмәк-тоз белән каршы...

Күпмилләтле Россия әдәбиятына чуаш бизәкләрен керткән үз халкының рухи матурлыгын, гасырлар буе җыелган кыйммәтләрен өстәгән шагыйрь, якташыбыз Педер Хузангайның тууына 110 ел булды. Аның туган авылы Сихтермәдә әлеге вакыйганы күп кунак чакырып, зурлап билгеләп үттеләр.

Әлки җире кунакларны йомшак кына салкын көн, эре-эре кар бөртекләре, ачык йөз, икмәк-тоз белән каршы алдылар. Район башлыгы Александр Никошин һәм башка җитәкчеләр Чуаш Республикасының мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министры Константин Яковлев җитәкләгән делегацияне, Чуаш милли конгресы президенты Николай Угасловны, Татарстандагы чуаш милли-мәдәни автономия рәисе Дмитрий Самаренкинны, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләрен, Дәүләт Советы депутатларыннан, шагыйрьләрдән, журналистлардан торган зур делегацияне, Педер Хузангайның тормыш иптәше Вера Кузьминаны (аңа инде 94 яшь) һәм улы Атнерны эчкерсез сәламләделәр.

Чуаш халык шагыйренең туган көнен шундый югары дәрәҗәгә күтәреп нәкъ менә аның дөньяга килгән, җиргә аяк басан, теле ачылган, аңы, рухи дөньясы формалашкан җирдә - Сихтермәдә үткәрү Әлки районы өчен, барыбыз өчен зур горурлык, билгеле. Аңлашыла, шагыйрьнең якташлары бу вакыйгага тырышып әзерләнгәннәр. Кунакларны Педер Хузангай музее ишек төбендә аның директоры Олег Мурзин һәм ипи-тоз, чәк-чәк белән рус, чуаш һәм татар милли киеменнән кызлар каршылады. Барысы да бик кызыксынып музей экспозициясен карадылар. Шагыйрьнең тормыш иптәше, СССР ның халык артисты Вера Кузьминаның аеруча дулкынлануы йөзенә чыккан, ул Педер Хузангайның бюстын, аның шәхси әйберләрен сыйпап-сыйпап алды, шәрәфле кунаклар китабына үз фикерләрен язып куйды.

Тантана клубның купшы зур залында үтте. Кунаклар район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән "Рәхмәтлемен сиңа, туган ягым" дигән шигъри композиция карадылар. Тамашачылар чуаш һәм рус телләрендә яңгыраган шигырьләрне тыңлап ләззәтләнделәр. Педер Хузангайның тормыш һәм иҗат юлын кабат күз алдыннан кичерделәр. Совет чорында яшәп иҗат иткән фронтовик шагыйрьнең әсәрләрендә Ватанны эчкерсез ярату, аңа тугрылык, төрле милләт халыклары арасында дуслык темалары да, кешенең рухи кичерешләре, мәхәббәт сагышы да урын алган. Шуңа да аның шигырьләре безнең бүгенге чорда яңгырашлы, бүген дә укучысын таба алар.

Әдәбия композиция тәмамлангач, сәхнәгә район башлыгы Александр Никошин чыкты. Ул кунакларны сәламләде, Әлки районының, Сихтермә-Хузангай ягының үсеше турында кыскача сөйләп үтте. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы кунакларны чакырдылар. Чуаш милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Дмитрий Самаренкин, күршеләрнең мәдәният министры Константин Яковлев, шагыйрьнең улы, филология фәннәре кандидаты, профессор, Чуаш милли конгрессының шәрәфле президенты Атнер Хузангай, язучы һәм шагыйрьләр Геннадий Максимов, Валерий Тургай, Николай Сорокин (ул Татарстанның яшь язучыларына бүләкләр дә алып килгән), Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов һәм башкалар Педер Хузангай иҗатының Россия халыклары мәдәниятында тоткан урыны турында сөйләделәр. Кунаклар шагыйрьнең музеена, мәктәпкә, районыбызга атап истәлекле бүләкләр, китаплар алып кайтканнар. Ә Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина район мәдәният йорты хезмәткәре Людмила Емельшинага Рәхмәт хаты, П. Хузангай музее директоры Олег Мурзинга бүләк тапшырды.

Тамашачыларны, хуҗаларны сөендерик дип, Чуаш республикасы мәдәният осталары бик матур, күңелле концерт алып килгәннәр. Халык аны рәхәтләнеп, ләззәт алып карады.

Якташыбызның 110 еллыгы әнә шулай бик зурлап үткәрелде быел. Ул ике республика арасындагы элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итте әле: Чуаш республикасы мәдәният министры Константин Яковлев белән район башлыгы Александр Никошин мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куйдылар. Димәк, безне әле алда эчтәлекле очрашулар, кызыклы вакыйгалар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев