Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова сайлаучыларны кабул итте. ФОТО

Ольга Павлова Россия Федерациясенең жиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

Аңарчы ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып та сайланган иде. Ольга Ивановна Дәүләт Советының җәмгыяви сәясәт буенча комитеты әгъзасы. Шуңа күрә аңлашыла ки, аның белән очрашуга килүчеләр дә нәкъ менә социаль өлкәгә караган мәсьәләләрне кузгаттылар.

Әйтик, район балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин балалар белән спортның кайбер төрләре буенча нәтиҗәле дәресләр алып бару өчен тренерлар җитешмәүдән зарланды. Соңгы елларда мәктәптә тәрбияләнгән малайларыбыз һәм кызларыбызның төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләр яулавы сөендерә. Шуңа күрә аларның осталыгын тагын да чарлыйсы, зуррак җиңүләргә юнәлтәсе килә җитәкченең. Әмма моны эшләү өчен әзерлекле тренерлар да, аларны үзебезгә җәлеп итү өчен штат берәмлекләре дә юк. Депутат, үзе дә элеккеге спортчы, тренер буларак, безнең борчылуыбызны күңеленә якын кабул итеп әлеге мәсьәләне очлап чыгарга вәгъдә бирде. Ул шулай ук спорт мәктәбенә автобус алуда да булышырга ышандырды.

-Безгә спортта югары нәтиҗәләр бик кирәк, Казаныбызны юкка гына Россиянең спорт башкаласы дип атамыйбыз бит, -диде Ольга Павлова.

Кабул итү бүлмәсенә күкрәкләренә орден-медальләрен тагып "әфганчылар" килеп кергәч, аларга хөрмәт йөзеннән депутат урыныннан торып басты, егетләргә кул биреп исәнләште. Район "әфганчылар" оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов Хәтер китабы бастыруда килеп чыккан авырлыклар турында җиткерде.

-Әлки районыннан Әфганстан Республикасында, башка локаль конфликтларда катнашкан, һәлак булган, исән-сау әйләнеп кайтып, туган ягыбызны үстерүгә үз өлешен керткән егетләребез турында күп итеп материал тупладык. Аларны бер китап ясап бастырып чыгару артыннан йөрибез. Әмма моның өчен бездән китап басучылар 830 мең сум акча сорый. Билгеле, безнең андый акчабыз юк,-дип аңлатты гозерен Рөстәм. Депутатка китап бастыру идеясе бик ошады, ул бу мәсьәләне үз контроленә алачагын әйтте, моның өчен бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигәчәгенә ышандырды.

Ольга Павлова янына төрле гозерләр белән килүчеләр тагын булды әле. Ул аларның һәрберсен игътибар белән тыңлады, булышырга, проблемаларны хәл итү юлларын эзләшергә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев