Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында салам яндыручыга штраф салганнар

Күптән түгел Иске Тахталы авылы янындагы кырда игенгә ут капкан.

Бәхеткә, ул суктырудан калган кечкенә мәйдан булган. Шулай да "ВостокЗернопродукт" җәмгыятенә зыян килгән.

Әлеге янгынның сәбәбе һәм, гомумән, ут-күздән саклану чаралары турында янгын күзәтчелеге эшчәнлегенең Әлки һәм Спас районара бүлеге өлкән инспекторы Радис ИНСАПОВтан сораштык.

-Иске Тахталы авылы янындагы кырда янгын шуннан үткән транспорттан эләккән чаткыдан яисә тәмәке төпчегеннән кабынып киткән булуы мөмкин. Ут башта бөртеге суктырылган саламга капкан, аннан теземнәр буйлап үрләп суктырылмаган басуга килеп җиткән,-ди өлкән инспектор. -Хәзер республикада "Уңыш-2017" янгынга каршы профилактика операциясе бара. Ул октябрь ахырына кадәр дәвам итә. Бу чорда салам, кипкән үлән, камылны, чүп-чарны яндыру катгый тыела. Хәтта саклану чаралары күрелгәндә, көннәр явым-төшемле торса да әлеге таләпләрне үтәү зарур. Ә инде кагыйдәне санга сукмаган физик затлар - 2-3 мең сум, вазыйфаи затлар - 6-15 мең сум, юридик затлар 150-200 мең сум штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Шушы арада Үргәгар авылында салам яндырган ир-атка 2 мең сум штраф салынды. "Кызыл Шәрык-Агро"ның Апак кырында да салам яндыру очрагы теркәлде. Бу факт буенча да чаралар күрәчәкбез. Һәр кеше янгыннан саклану таләпләрен истә тотсын һәм тайпылышсыз үтәсен иде,- ди өлкән инспектор Радис Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев