Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында санитар-экология икеайлыгы башланды

1 апрельдән 31 майга кадәр, традиция буенча, республикада санитар-экология икеайлыгы дәвам итәчәк.

31 мартта район хакимиятендә узган киңәшмәдә шул хакта сүз барды, бурычлар билгеләнде.

Яз соңарып килү сәбәпле, чистарту-җыештыру эшләрен тулы куәткә алып барырга әле иртәрәк. Әмма инде көннәр бик җылытты, кар тиз эри, ә көртләр астыннан кыш әйләнәсе җыелган чүп-чар чыга тора.Шуңа да бу атнада ук оешма-учреждениеләр территорияләрен җыештыра башлау зарур. Шулай ук бүгеннән чистарту-төзекләндерү өмәләренә әзерлек чараларына керешергә кирәк.

Авылларда урам-тыкрыкларны, клуб, мәктәп, кибет тирәләрен, паркларны җыештыру, чүп-чардан арындыру мөһим. Язгы җылы көннәрдә авыл халкы бит үзенең өй тирәләрен, капка төпләрен чистарта, матурлый, агачлар утырта. Гадәткә кергән бу эшләрне быел да кичекмичә башкарасы булыр. Шулай ук язгы чорда нәни дусларыбыз - кошлар турында да онытмыйсы иде. Аларга оялар ясап урнаштырыйк.

2018 ел волонтерлар елы дип игълан ителде (год добровольца (волонтера). Санитар-экология икеайлыгында районда әлеге хәрәкәткә кушылучылар да игелекле эшләре белән сөендерер әле.

Җыештырган урында түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була, дигән гыйбарә бар. Йорт-җирдә җыелган чүп-чарны бары тик махсус билгеләнгән урыннарга гына түгәргә кирәк. Бу кагыйдәне һәркем истә тотсын һәм төгәл үтәсе иде. Базарлы Матакта апрель аеннан чуп-чар җыюда яңалык кертелде. Район үзәгендә яшәүчеләр хәзер каты көнкүреш калдыкларын махсус контейнерларга сала башлыйлар. "Экосервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте авыл урамнарына әлеге контейнерларны урнаштырды инде. Үз-үзебезне тәртипкә өйрәтик, чүпне контейнерның янына түгел, ә эченә салыйк! Читкә төшкән чүп-чар урамга таралса, бөтенебезнең дә кәефен төшерә, туфракны, һаваны пычрата, сәламәтлегебезгә зыян китерә бит.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин оешма-предприятиеләр коллективларына беркетелгән урамнар исемлеге белән таныштырды. Район үзәгендәге урам һәм тыкрыкларны, юл кырыйларын бүгеннән җыештыра башлау зарурлыгы әйтелде.

Быел Базарлы Матак республиканың иң төзек район үзәге конкурсында катнашачак. Бәйгедә җиңгән район үзәге балалар уен мәйданчыгы белән бүләкләнә. Бергәләп тотынсак, чисталык дип җан атсак, авылыбыз гөлт итеп торыр, республика бәйгесендә дә җиңүгә ирешә алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев