Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында ТАССРның 100еллыгына багышлап велоярыш үткәрелде. ФОТО

Узган шимбәдә район үзәгендә велосипедчылар узышы үткәрелде.

Быел әле бу беренче зур велоярыш. Әлеге бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап оштырылды.

Велосипед акрынлап тормышыбызга әйләнеп кайта, кем әйтмешли, модага керә башлады. Алга киткән чит илләрдә велосипедта йөрү, ике көпчәкле бу транспорт белән эшкә бару гадәти күренеш. Дөрес, анда велосипед юллары, аны калдыру өчен махсус урыннар булдырылган, башка шартлар тудырылган.

Велосипед ул экологиягә зыян китермәүче чиста транспорт. Табиблар кеше сәламәтлеге өчен дә аны бик файдалы диләр. Әнә күрше Болгар шәһәрендә яшәүчеләр гомергә велосипедтан аерылмады. Анда олысы-кечесе шушы "ике көпчәк"тә элдертә.

Соңгы вакытта республикада велосипедны пропагандалау, спортның әлеге төрен җәелдерү буенча күп эшләнә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе дә еш кына велосипедка утыра. Аның үрнәгенә иярүче җитәкчеләр дә бар. Әйтик, Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Айрат Хәйруллинның ике көпчәкле транспортта хәрәкәт итүен еш күрәләр икән.

Безнең районда да велосипедта йөрү популярлаша башлады. Бигрәк тә яшьләр аны үз итәләр. Велоярышта катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булды.

Базарлы Матактагы Азат итүче солдат һәйкәле яныннан башта балалар, яшьләр стартка кузгалды. Аннан олыларга чират җитте.Малайлар һәм кызлар да, ир-атлар, хатын-кызлар да ярышты. Бәйге барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре район үзәгендә автомобиль һәрәкәтен туктатып торды.

Узышта гади велосипедлар юк та иде диярлек - берсеннән-берсе кәттәләр, зур тизлек җыярга көйләнгәннәр ярышты. Әмма, велигың ничек кенә шәп булса да, аны йөртүченең физик әзерлеге, осталыгы мөһим. Үз-үзенә ышанган, җиңү омтылышы зур булган спортчылар байтак иде. Шундыйлар призлы урыннарны яулады да.

Мондый ярышларда иң яшь спортчыны да бәяләми калмыйлар. Велосипедчылар бәйгесендә иң яше Женя Сивенков иде. Мин аның белән сөйләшеп тә алдым.

- Миңа 7 яшь, быел 1 сыйныфка барам, - ди Женя.

- Ә велосипедта кайчан йөри башладың?

- Күптән инде, 4 яшьтән йөрим,- дип җавап бирде малай бик җитди итеп.

Ярышны оештыручылар - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова Женяга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Алга таба әле ул мондый ярышларда җиңүләре белән дә сокландырыр безне.

Балалар бер километр дистанциядә узышты. 1-6 сыйныфларда укучы малайлар арасында Адель Нәүбәтов җиңүче булды. Икенче - Данил Шәйхетдинов, өченче - Рафаэль Вафин. Ә кызлардан Сәминә Камаловага тиңнәр булмады. Икенче урында - Эльвира Яруллина, өченче - Ильвина Гатина.

7 -10 сыйныфлар укучылары арасында малайлардан Нияз Фәттахов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Аңардан соң - Фаил Хәнәфиев, өченче - Илнар Сөләйманов. Кызлар арасында Юлия Сивенкова беренче булды. Екатерина Зинькова һәм Эльвира Шәйхетдинова - икенче, өченче урыннарда.

Оешмалар арасында ир-атлардан Максим МУштаковка (Базарлы Матак урта мәктәбе) тиңнәр булмады. Редакция хезмәткәре Антон Егоров аннан аз гына калышты. Өченче - "Энергосбыт" хезмәткәре Мәсхүт Камалов. Хатын-кызлардан Динә Габдуллина (Агрокөллият) иң яхшы велосипедчы булуын раслады. "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәре Галина Ферапонтова - икенче, район үзәк китапханәсеннән Лилия Вассунова - өченче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев