Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды, ФОТО

Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залы янында күп функцияле спорт мәйданчыгы ачылды.

Әлеге универсаль спорт мәйданчыгы "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән төзелде. Аны ел әйләнәсе файдаланырга була. Кышкы айларда ул хоккей тартмасы, боз шугалагы булып хезмәт итсә, җәйге чорда биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол, бадминтон ярышлары үткәрергә мөмкин.

Яңа спорт корылмасында төрле ярышлар үткәрү өчен бик уңайлы шартлар тудырылган. Бәйгеләрне тамаша кылучылар өчен уңайлы утыру урыннары ясалган. Ә ике җылытылган вагон спортчыларга киенү-чишенү өчен хезмәт итәчәк.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасына күп авыл яшьләре, мәктәп укучылары, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең яшьгвардиячеләре килгән иде. Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнаштылар. Алар яңа универсаль спорт мәйданчыгының район яшьләренең яраткан ял урынына әверелүен, биредә төрледән-төрле ярышлар үткәрелеп торуын теләделәр.

Ачылу тантанасыннан соң яңа мәйданчыкта беренче бәйге - тренер Рифкать Сәгъдиев кул астында шөгыльләнүче яшьләр арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. 2000 һәм 2001 елларда туган малайлар командаларының мавыктыргыч уенын бик күп тамашачылар күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев