Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. ФОТО

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан анда катнашачак техниканы тикшереп бәя бирү өчен республикада махсус комиссия булдырылды, ә районнар һәм хуҗалыклар арасында бәйге игълан ителде.

Комиссия безнең районда да булып, берничә хуҗалыкның машина-трактор паркларын карады. Комиссиия составында Россельхознадзорның Татарстан идарәсе дәүләт инспекторы Сергей Турнин, Казан аграр университеты доценты Геннадий Пикмулин, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, белгечләре бар иде.

Комиссия әгъзалары "Карга", "Алпар", "Әхмәт", "Юхмачы" отрядларында ("Кызыл Шәрык-Агро") һәм "Хузангай" җәмгыятенең машинга-трактор паркындпа булдылар. Техниканы караудан тыш, алар җитәкчеләр һәм механизаторлар белән очраштылар, техникага запас частьләр табыштыру, махсус эш киеме белән тәэмин итү, хезмәт хакы исәпләү кебек темаларга сорауларын, тәкъдимнәрен тыңладылар. Авыл хуҗалыгы формированиеләренең кыр эшләренә әзерлеген комиссия 40 баллы система белән бәяләде. Белгечләр игътибарыннан бер генә җитешсезлек тә янда калмады. Аларга барлык агрегатларның диярлек кырга чыгарга әзер булуы бик ошады.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буеняча консультанты Рафик Галләмов комиссия әгъзәларына "Алпар" һәм "Карга" отрядларында 12 шәр, "Әхмәт"тә 26, "Юхмачы"да 32 трактор барлыгын әйтте. "Хузангай" җәмгыяте машина-трактор паркында 57 трактор әзер тора. Җитештерү маркетинг бүлеге начальнигы Фәрит Вәгыйзов җйтүенчә, "Карга"да 863 гектар, "Алпар"да 989 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. "Әхмәт" отрядында алар 483, "Юхмачы"да 3205 гектар җир били. "Хузангай" җәмгыятендә көзге культуралары 2987 гектар мәйдан бирелгән.

Комиссия белгечләре безнең районда күргәннәреннән канәгать калып, механизаторларга язгы чәчүне уңышлы башлап тәмамлауларын, үз хезмәтләре өчен лаеклы түләү алуларын теләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң югары 38 баллны "Хузангай" җәмгыяте алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев