Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында уҗымнар яхшы хәлдә

Яңа елга кергәндә "Ел берүк имин, матур килсен, икмәк уңышы мул булсын", дип телибез. Кырлар әле кар юрганы астында ятса да, киләсе уңышның нинди буласын белгечләр күпмедер дәрәҗәдә фаразлый ала инде.

Кар астында кышлаучы уҗымнар ни хәлдә? Бүген бик күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик САФИН болай җавап бирде:

-Районда уҗым культуралары 18 мең 531 гектарда чәчелгән. шуларның 17 мең 210 гектары - көзге бодай, 1084 гектары - арыш һәм 237 гектары көзге тритикале культурасы.

Көз көне аларның актив вегетация вакыты 20 октябрьдә төгәлләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 көнгә соңрак булды. Моның үсентеләргә зыян салырлык куркынычы юк. Гомумән алганда, вегетация төгәлләнгәндә уҗым культуралары яхшы хәлдә һәм яшь үсентеләр үсеп чыгу фазасында иде.

Без Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Әлки районара бүлеге белгечләре белән узган атнада басуларда җир катламын алып, кышкы культураларның торышын тикшердек. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда уҗымнарның 2,3 проценты үлгән. Бу нормадагы күрсәткеч.

Хәзерге вакытта уҗым культуралары яхшы хәлдә. Кар катламы 12-41 сантиметр тәшкил итә. Былтыр кар ике мәртәбә күбрәк иде. Ә нормада ул 21-50 см. Уҗымнарга 20-45 сантиметр кар катламы астында кышлау уңайлы санала. Калын һәм тыгыз кар астындагы үсентеләрнең тармаклану өлешендә минус 1 дән плюс 1 градуска кадәр температура сакланганда алар кислородка тилмерә, тончыга башлый.

Бүген җир катламы 26-31 сантиметр тирәнлектә туңган. Ә узган ел бу вакытта инде туфрак 40-64 сантиметрга хәтле каткан иде.

Үсентеләрдәге шикәр күләме дә нормада - 16-32 процент тәшкил итә. Йомгаклап әйткәндә, быелгы уҗым культураларына бернинди дә куркыныч янамый. Әлегә кадәр торган һава торышы да үсентеләр өчен әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев