Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрен хәфевсез үткәрү хакында кайгырталар

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен имин үткәрү өчен әзерлекне бүгеннән башларга кирәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында сүз әнә шул хакта барды. Аның эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты. -Күп халык катнашында үтә торган чаралар хакында безгә алдан ук хәбәр ителергә тиеш,-диде...

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен имин үткәрү өчен әзерлекне бүгеннән башларга кирәк.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында сүз әнә шул хакта барды. Аның эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты.

-Күп халык катнашында үтә торган чаралар хакында безгә алдан ук хәбәр ителергә тиеш,-диде үзенең чыгышында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев. -Полиция хезмәткәрләре шул чакта иминлек чараларын тәэмин итүдә нәтиҗәлерәк эшли алалар.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов Чыршы бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү, ут-күз чыгуга юл куймау хакында сөйләде.

-Без бу хакта мәктәпләрдә, балалар бакчаларында җаваплы кешеләр белән инструктаж үткәрәбез, белешмәлекләр таратабыз,-ди ул. -Балалар учреждениеләре җитәкчеләре янгын хәвефсезлеге таләпләренең төгәл үтәлүенә аеруча игътибарлы булырга тиешләр. Ноябрь аенда Казан мәктәпләренең берсендә булган янгын очрагыннан сабак алырга кирәк. Анда укытучыларның ваемсызлыгы аркасында балалар бинадан тиз арада эвакуацияләнми кала.

Район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина авылларда буш торган йортларның әле дә күп булуы хакында әйтеп узды.

-Авыллардагы 586 йортта кеше яшәми. Шуларның 364 е рәсмиләштерелгән өйләр. Калганнары бернинди документы булмаган килеш авыллар йөзен бозып тора,-ди ул.

Ә бит буш, хуҗасыз йортлар теләсә кайчан хәвеф, бәла тудырырга мөмкин. Мондый өйләрдә янгын чыгу очраклары да байтак булды. Кайбер районнарда шундый иясез торакларда шикле, усал ниятле адәмнәрнең качып яту фактлары да билгеле. Гомумән, кеше яшәми торган тузган өй авылны ямьсезләп тора, җәен аның тирәсен чүп үләннәр басып китә. Иң хәерлесе - аны сүтеп, әлеге җир участогын яңа йорт салучыларга тәкъдим итү.

Район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте җитәкчесе Сергей Данилин да иминлекне тәэмин итү, террорчылыкка юл куймау мәсьәләләрен күз уңында тотулары хакында сөйләде.

-Безнең өч егерь һәм биш ау инспекторы үзебезгә билгеләнгән территорияне даими контрольдә тоталар. Урманнарда бигрәк тә кораллы кешеләргә игътибар итәбез. Аучы икән, аның документлары тикшерелә, хәвефсезлек җәһәтеннән әңгәмә үткәрелә. Шулай ук урман-кырлардагы ят эзләр, машиналар да безнең игътибардан читтә калмый,-ди сунарчылар җитәкчесе.

Район башлыгы Александр Никошин Яңа ел бәйрәме көннәрендә терлекчелек фермаларында малларның сакланышын җитди контрольгә алырга кушты. Нәкъ менә бәйрәм араларында полиция сводкаларында терлек урлау турындагы хәбәрләр ешая. Кайбер авылларда маллар төнгә саклаучысыз кала я булмаса кизү торулар тиешенчә оештырылмый. Александр Никошин Яңа ел төнендә авылларда Чыршы бәйрәмнәрен ачык һавада күңелле итеп оештырырга күрсәтмә бирде. Ул һәр җирдә җаваплы кешеләр билгеләү, ирекле дружиначыларның кизү торуын оештыру зарурлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев