Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында ял зонасы проектларын балалар төзи

Авылыбыз Базарлы Матакта нигез салган борынгылар төпләнеп яшәү өчен бик матур урын сайлаганнар.

Шушы матурлыкның аерылгысыз бер өлеше - Актай елгасы. Дөрес, ул безнең район территориясендә мул сулы булып акмый, чөнки Югары Матак тирәсендә нәни инеш булып башланып кына китә. Шулай да ярларына авыл булып утыру өчен бабаларыбызга аның сулары җитәрлек булып күренгәндер.

Авыл аша елга агу шунда яшәүчеләр өчен зур бәхет тә, табигать анабыз каршында җаваплылык та. Чөнки сулары Кама елгасына кушылып, Иделнең үзенә көч бирүче Актаебызны без корытмыйча сакларга тиешбез.

Елганың бүгенге хәләте сөендерми әле. Ә бит табигатьнең бу бүләген авылның энҗе бөртегенә әйләндереп булыр иде. Һәм шундый ният инде туган икән: район җитәкчелеге Актай ярларын матурайту, шунда ял зонасы ясау планын республика программасына кертергә тели. Әмма тәкъдим дигәнен конкрет проектка әйләндерергә кирәк. Монда инде Базарлы Матакта яшәүчеләр фикерен дә исәпкә алу тиешле. Шуңадыр, район башлыгы Александр Никошин авылдагы мәктәп һәм гимназия директорлары Луиза Абдрахманова белән Фәридә Яруллинаны үзенә чакырып, укучылар арасында конкурс үткәрергә тәкъдим итә.

-Бу фикерне укучыларга җиткерүебез булды, алар шундый зур теләк белән эшкә керештеләр, үзебезнең дә исебез китте! Һәр класс эшкә кереште: кемнәрдер рәсем ясый, кемдер сызым сыза, кемдер Актай яры буйларын кәгазьгә тамгалап проектлар ясый башлады,- Луиза Заһидулловна балалар эшләрен күрсәтеп әнә шулай диде.

Чынлап та укучыларның фантазиясенә исең китәр! Алар Актай буенда тулы бер ял итү зонасы булдыру турында хыялланалар икән бит. Һәр сыйныфның үз проекты, үз тәкъдимнәре. Барысыннан да I Б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Оксана Буланкина) уздырган: алар яр буен әллә ничә өлешкә бүлеп, һәрберсендә төрле күңел ачу почмаклары проектлаганнар. Биредә коену, спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар, кечкенәләргә карусельләр, төрле аттракционнар, ясалма таулар, хәтта ашап-эчеп алу өчен кафега кадәр төзергә тәкъдим итә алар. Һәр классның проекты үзенчә кызыклы. Шуны да әйтик: балаларга бу эштә әти-әниләре дә төрлечә булышкан. Димәк, укучылар проектларында Базарлы Матакның өлкән халкы фикер-тәкъдимнәре дә урын алган, дияргә була.

Проектлар күп һәм төрле, һәркайсы үзенчә кызыклы. Аларны инде район башлыгы да карап киткән. Аны укучыларның активлыгы сокландырган. Мәктәптән кайткач, Александр Федорович төзелеш белән бәйле белгечләрен җыеп, балалар эшләрен барып карарга һәм проект төзегәндә аларда чагылыш тапкан тәкъдимнәрне дә истә тотарга киңәш биргән.

Ә Базарлы Матак мәктәбе укучылары шунда гына туктап калмаганнар: алар үз эшләрен күрсәтеп видеофильм төшергәннәр. Аны өлкәннәргә күрсәтергә уйлыйлар. Балалар үз хыялларының тормышка ашасына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев