Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Яшь көч” җәмгыяте дым каплатуга кереште. ФОТО

Сеңдереп кенә яуган яңгырдан соң кояш карауга, "Яшь көч" җәмгыятенең дүрт берәмлек тырма агрегаты дым каплауга чыкты.

Алар күпьеллык үлән басуларын тырмалауга, туңга сөрелгән кырларда дым каплауга кереште.

Югары Әлки ягындагы басуда үзенең МТЗ-2112 тракторы белән Фәнис Гәрәев туңга сөрелгән җирдә эшли. Аның агрегаты үткән җир шулкадәр тигез, матур булып кала. Мондый басуда чәчкечләр белән эшләве дә бик җайлы булыр.

Соңгы биш елда хуҗалыкта баш агроном булып Илдус Сираҗев эшли. Ул, 20 ел шәһәрдә яшәгәч, фатирларын сатып, гаиләсе белән авылга кайтып төпләнгән. Калада яшәгәндә дә гел җирдә эшләү турында хыялланган. Без аның белән кыр башында Фәнис Гәрәевнең эшләгәнен күзәтеп, сөйләшеп алдык.

-Хуҗалыгыбызның 2488 гектар сөрү җире бар. Шуның 500 гектарына көзен бодай чәчеп калдырган идек,-ди баш агроном. -Уҗымнар бик әйбәт кышлады. "Туман" агрегаты белән гектарына 120 килограмм исәбеннән ашлама керттек. Бу эшне бик сыйфатлы итеп һәм тиз арада Ришат Әсәтов башкарды

Менә Фәнис Гәрәев та агрегаты белән кыр башына килеп туктады. Мин Фәнис абыйдан эшнең барышы белән кызыксынам.

-Бу кырда инде рәхәтләнеп эшләргә була. Юеш урыннар калмаган диярлек. Трактор да җиңел бара, тырмалаган җир дә бик яхшы эшкәртелә,-ди ул.

Фәнис Гәрәев 40 ел хезмәт стажы булган механизатор. Пенсия яшендә булса да, ул эшен дәвам итә. Гомер буе шундый көпчәкле тракторларда эшләгән. Менә бүген иярләгән тимер аты да кичә генә заводтан чыккан кебек ялт итеп тора. Ә бит бу трактор 2005 елгы инде.

-Вакытында майлап, җайлап торсаң, сак эшләсәң, бу трактор бик чыдам,-ди тәҗрибәле механизатор.

Фәнис абый соңгы елларда көнбагыш үстерүгә остарып киткән. Быел "Яшь көч"тә көнбагышны 700 гектарда игәргә булганнар. Моның өчен 2 миллион 500 мең сумга орлык сатып алганнар, өр-яңа ике чәчкеч кайтартканнар. Фәнис абый көнбагышны чәчеп, аннан рәт араларын эшкәртеп, җәй буе шул басуда мәш киләчәк.

Без баш агроном белән кырда эшләүче башка агрегатларны да карап чыктык. Олы юл буенда күпьеллык үлән басуында Зөфәр Шәрипов белән Ислам Галиуллин МТЗ тракторлары белән тырмалап йөриләр. Ә Рәфәс Хәмәтҗанов Т-150 тракторы белән туңга сөрелгән басуда дым каплый.

Бер уңайдан мастерскойга да сугылдык. Монда да эшнең кайнаган вакыты. Рөстәм Булатов культиватор агрегаты янында эретеп ябыштыру белән мәшгуль иде. Рөстәм бөтен эшкә дә оста икән. Ул инженер да, механик та, склад мөдире дә, кирәк булганда әнә шулай эретеп ябыштыру эшенә дә алына.

"Яшь көч" язгы кыр эшләренә бик яхшы әзерлек белән керешкән. 700 гектарда солы, 375 гектарда арпа, умарталык янындагы кырда күп булмаса да карабодай чәчәргә ниятлиләр. Иң мөһиме, моның өчен орлык та, ашлама да, ягулык та, эшкә теләк тә бар биредә.

"Яшь көч" - районыбызда инвестор кермәгән, үз көчләренә таянып эшләүче бердәнбер хуҗалык. Бу хуҗалыкны шулай саклап калуда, эшне уңышлы дәвам иттерүдә аның тәҗрибәле, оештыру сәләте булган җитәкчесе Фәнис Хәмитовның тырышлыгы зур, билгеле. Монда бит авылның күпме кешесе терлекчелектә, игенчелектә, сөт эшкәртү, ярымфабрикатлар ясауда үзенә хезмәт урыны тапкан. Язгы бу кызу эш көннәрендә хезмәтләре уң барып, көзен мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев