Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яшьләр форумы булып үтте. ФОТО

Район мәктәпләрен тәмамлап, махсус урта һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләр белән очрашу үткәрү традициягә әйләнеп бара. Максат - булачак укытучылар, медицина хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре, энергетиклар белән алар I курста укыганда ук элемтә урнаштыру, белгечлек алгач, туган якларына кайтып эшләргә үгетләү. Быел бу очрашу район башлыгы...

Район мәктәпләрен тәмамлап, махсус урта һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләр белән очрашу үткәрү традициягә әйләнеп бара. Максат - булачак укытучылар, медицина хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре, энергетиклар белән алар I курста укыганда ук элемтә урнаштыру, белгечлек алгач, туган якларына кайтып эшләргә үгетләү.

Быел бу очрашу район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасы җитәкчеләре катнашында үтте. Очрашуга оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкче-белгечләре, дин әһелләре дә чакырылган иде. Казаннан да кунак булды - Татарстан волонтерлары лидеры Азат Идрисов килде һәм чыгыш ясады.

Яшьләр форумы рәвешендә бу очрашу район мәдәният йортында үтте. Булачак инженерлар, агрономнар, ветеринария белгечләре күмәкләшеп кайтканнар, үзләрен медицинага багышлаучылар төркеме дә зур иде. Алып баручылар игълан иткәч, мәдәният хезмәткәрләре, энергетиклар да торып басып сәлам алдылар. Ә менә мәктәпләр бик тә кирәксенгән, өзелеп көткән булачак укытучылар күренмәде.

Яшьләргә җылы сүзләр белән район җитәкчесе Александр Никошин мөрәҗәгать итте.

-Әлки җире яшьләрне шунда эшләргә, гаилә корып балалар үстерергә чакыра. Туган ягыбызның сезгә өметләре зурдан. Яшьлек - илнең киләчәген төзиячәк көч бит ул. Әлки районының киләчәген дә сездән башка кем төзесен,-диде ул.

Яшьләргә бездә эшләү, ял һәм гомер итү өчен нинди шартлар тудырылуы турында да кызыгырлык итеп сөйләде Александр Федорович.

Форум ике якның аралашуы, якын киләчәк турында сөйләшү-киңәшләшү рәвешендә үтте. Биредә төпләнеп, гаилә корып яшәп ятучылар әлегә читтә укучыларны туган якка кайтырга чакырдылар. Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев үзенең Әлки ягына килеп урнашуыннан бик канәгать булуын әйтеп үтте. Аның сүзләрен район благочинные Андрей Зиньков та куәтләде. Ветеринария табибы, яшь белгеч Рәфис Гатауллин, укытучы Гөлназ Шәрипова, яшь табиб Дамир Акбиев, тренер Алмаз Абдуллин һәм башкалар бүгенге студентларга диплом алып үзебезгә кайтыгыз, хәзер спорт белән шөгыльләнү, ял итү өчен бөтен шартлар бар, торак проблемасы хәл ителә, дәүләт төрлечә булышып тора, дип киңәш иттеләр.

Җавап сүзе нинди булды соң? Быел медицина университетының дүртенче курсын тәмамлап килүче Илназ Ибәтов белән аграр университет студенты Алмаз Хафизов кына "кайтабыз, районда эшләячәкбез" дип ышандырып әйттеләр. Башкалар әлегә, күрәсең, карар кабул итмәгән. Ышанасы килә: үткән форум аларга киләчәкләрен билгеләргә, туган ягыбызга кайтып эшләргә һәм яшәргә этәргеч бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев