Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында ятимнәргә яңа өй ачкычлары тапшырылды

Яңа ел бәйрәмнәрендә районда ятим үскән алты егет һәм кыз өйле булдылар.

Республика программасы нигезендә төзелгән яңа фатир ачкычларын яшьләргә район башлыгы Александр Никошин тапшырды.

Базарлы Матакның Филиппов урамында алдагы елда ятимнәр өчен биш йорт файдалануга тапшырылган иде. Инде менә тагын җиде өй төзелде.

Тыштан караганда шактый җыйнак күренсә дә, өйләрнең эче иркен икән. Монда кунак бүлмәсе, йокы, аш-су бүлмәләре бар. Өй белән янәшә мунча да ясалган. Терлек-туар асрарга теләге булганнарга сарай да салынган. Кыскасы, газы, суы, уты кергән бу йортларда яшьләргә яшәргә бөтен шартлар тудырылган.

-Без бу өйләрдә сезнең гаилә корып, балалар үстереп, тормышта үз урыныгызны табып яшәп китүегезне телибез. Тора-бара әле сез йортларның тагын да зурысын, шәбен салырсыз. Әлегә мөстәкыйль тормыш башлаганда бу йортлар сезгә ныклы нигез булып хезмәт итсеннәр иде,-диде Александр Никошин егет-кызларга яңа торак ачкычларын тапшырганда.

Тормышларындагы әлеге сөенечле вакыйга белән яңа хуҗаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та котлады. Район опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Углева өчен дә бу истә калырлык көн булды. Әлеге егет-кызлар өйле булсын дип янып-көеп йөрүчеләрнең берсе бит ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Иске Әнҗерә авылында яшәүче Нина Синкина, тантанада сүз алып, сөенечен уртаклашты:

-Мин - опекун тәрбиясендә үскән Наталья Старцеваның бүгеннән үз өе, үз йорты булды. Ятимнәр турында кайгырткан өчен хөкүмәтебезгә, төзелеш эшләрен ахырынача җиткерү өчен барлык проблемаларны хәл иткән район җитәкчелегенә олы рәхмәтлемен. Мин әле тагын өч ятимне тәрбиялим. Яшьләре җиткәч аларның да үз почмаклары буласына тулысынча ышанам хәзер,-диде ул.

Без берничә өйгә кереп, яңа хуҗаларның шатлыкларын уртаклашып чыктык. Һәркайсында туганнар, дуслар җыелган, куаныч хөкем сөрә. Бу йортларда һәрдаим шундый мохит яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев