Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында язгы кыр эшләренә әзерлекне 1 апрельгә төгәлләргә дип тырышалар

"Көньяк Әлки" филиалының Иске Чаллы машина-трактор паркында зур җанлылык.

Механизаторлар язгы кыр эшләрендә катнашасы техника ремонтын төгәлләү өчен тырышалар. Без алар янында булганда биредә сабан эшләренә җәлеп ителәсе техниканың торышын тикшерү комиссиясе дә эшли иде.

"Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ "Көньяк Әлки" филиалының 16400 гектар сөрү җире бар. Шуның 3500 гектарында уҗым культуралары чәчелгән иде. Күз тимәсен, уҗымнар матур гына кышлаган. Инде язгы суыклардан зыян күрмәсеннәр иде дип борчылалар биредә.

Филиал җитәкчесе Рәис Гайфуллин әйтүенә караганда, быел алар язгы кыр эшләренә зур әзерлек белән керешәләр. Сабан эшләрендә 35 трактор катнашырга тиеш булса, шуның 30 ы бүгеннән кырга чыгарга әзер. Ремонттагыларына да зур төзәтүләр соралмый.

Механизаторлар туплау да төгәлләнеп килә. Бер "Нью-Холланд" тракторчысы пенсиягә киткән, аңа да лаеклы алмаш табылса, хәлләр шактый җайланачак.

Иске Чаллы отряды җитәкчесе Мидхәт Гадиевнең дә техника төзеклеге буенча күңеле тыныч. Механизаторлар барысы да машина-трактор паркында гөр килеп эшлиләр. Күп агрегатлар әзер инде. Ремонтта булганнарына да күп хезмәт таләп ителми.

Гаражда (кызганыч, ул җылытылмый) Рәфәгать Мингалимов үзенең МТЗ-1221 тракторының двигателен җыя. Мин Рәфәгатьтән тимер атының кайчан сафка басуы белән кызыксынам.

-Моторында төзексезлек килеп чыккан иде. Менә кирәкле частьләрен алыштырдым, җыеп бетерәм инде, -ди ул.

-Бу трактор күптәнгеме соң?

-16 еллык кына,-ди механизатор елмаеп.

Шулай шул, ышанычлы кулларга эләксә, техника дистә еллар хезмәт итсә дә кырда ваттырып эшли ул. Рәфәгать тракторы да район басуларында тагын күп гектарларда хезмәт куяр әле. Чөнки тәҗрибәле механизатор һәр шөребен күздән кичереп, кырда ышанычлы эшләрлек итеп җыя аны.

Машина-трактор паркында алдынгы комбайнчы Мөнир Гатауллинны да очраттык. Алар эретеп ябыштыручы Рәис Гәрәев, механизаторлар Айрат Сәгытдинов һәм Илнар Бәдретдинов белән культиватор ремонтлауда мәшгульләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов биргән мәгълүматларга караганда, районда язгы кыр эшләрендә 248 трактор файдаланылачак. Шуның 185 е "Кызыл Шәрык-Агро"ныкы, 57 се - "Хузангай" җәмгыяте, 6 сы - "Яшь көч" ҖЧҖ техникасы. Тракторларның 202 се, ягъни 82 проценты төзек. 42 тракторның күпчелеге җиңелчә ремонтта. "Хузангай" үзендәге барлык К-701, К-744 тракторларын (анда алар 34 берәмлек) ремонт остаханәсе аша үткәрергә тырышкан. Бу инде кырда эшләгәндә көтелмәгән ватылулар бик булмас дигән ышаныч тудыра.

Районда 16 чәчү комплексы эшләтү күздә тотыла. Алар да сабан эшләре башланганчы нигездә әзер булачак.

Гомумән, районда язгы кыр эшләренә әзерлекне 1 апрельгә төгәлләү бурычы куелган. Кыр эшләрен башкару өчен ашлама запасы булдыру да алдан кайгыртылды. Быел сабан бодае басуларына гектарына 120 килограмм исәбеннән минераль ашламалар кертеләчәк. Арыш, тритикале, терлек азыгы культуралары җирләре 100 килограмм исәбеннән тукландырылыр.

Басуларны тукландыру эшләрендә "Кызыл Шәрык-Агро" биш самолеттан, "Хузангай" бер самолеттан файдаланырга исәп тота. Соңгы киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Александр Никошин җитәкчеләргә, очкычлар беренче мөмкинлек белән тукландыру эшенә керешсеннәр өчен алдан ук аларның маршрутларын раслатып кую бурычын йөкләде.

Районда язгы чәчү өчен бөртеклеләр орлыклары да җитәрлек күләмдә тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев