Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында язгы ташуга әзерләнәләр

Соңгы көннәрдә һава салкынайтып җибәрсә дә, яз инде хәзер үз позицияләрен бирмәс. Кояш та көннән-көн юмартрак җылыта. Димәк, язгы ташуга да әзер булып торырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең узган җомгада булган утырышында да нигездә әнә шул хакта сүз барды. Бу язда Иске Камка, Карга, Яңа һәм Иске...

Соңгы көннәрдә һава салкынайтып җибәрсә дә, яз инде хәзер үз позицияләрен бирмәс. Кояш та көннән-көн юмартрак җылыта. Димәк, язгы ташуга да әзер булып торырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең узган җомгада булган утырышында да нигездә әнә шул хакта сүз барды.

Бу язда Иске Камка, Карга, Яңа һәм Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза авылларында һәм Базарлы Матакның бер урамында 152 йортның һәм анда яшәүче 311 кешенең ташудан зыян күрү ихтималы бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев язгы ташуга әзерлек җәһәтеннән кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләргә тукталды. Беренче чиратта су басу куркынычы булган йортларда яшәүчеләр янында булып, аларга саклык чараларын, ташудан зыян күрмәү юлларын исләренә төшерү кирәклегенә басым ясады. Әйтик, зарурлык туган очракта терлекләрне хәвефсез урыннарга күчерергә әзер булу мөһим.

"Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогында ташулардан саклану өчен дип 5 мең тонна ком запасы булдырылган. Участок хезмәтчәннәре автомобиль юллары аша салынган су торбаларын кардан чистартуга да керешкәннәр. Районда шундый 423 суүткәргеч боҗра (водопроводное кольцо) бар. Шуның 200 дән артыгы кардан арындырылган. Бу көннәрдә юлчыларның ике экскаваторы әлеге эш белән шөгыльләнә һәм атна ахырына кадәр аны башкарып чыгарга ышандыралар.

Электр челтәрләре, телефон элемтәсе һәм газ хезмәте дә тиешле саклык чараларын күрәләр. Комиссия утырышында әлеге хезмәтләр җитәкчеләре бу юнәлештә башкарган эшләре хакында хисап тоттылар.

Язгы ташуга әзерлек йөзеннән буалардагы суның бер өлеше көзеннән үк агызылган иде. Бүген һәр буага юллар ачылып, аларда суның торышы көндәлек контрольгә алынды. Шулай ук елгаларда суның артуын күзәтеп тору өчен кизү тору оештырылды. Әлегә һәр буада һәм елгада суның күләме көнгә бер тапкыр, ә тора-бара көнгә икешәр тапкыр үлчәп торылачак.

Иртәнге дүшәмбе киңәшмбсендә дә район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыклары һәм барлык тиешле хезмәтләр алдына язгы ташуга әзер булу, елга-буаларның торышын ныклы күзәтү астында тоту бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев