Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында юлларның торышы нинди хәлдә?

Соңгы вакытта кар көн саен диярлек ява. Шуның өстенә бураны да котырып ала. Район юл хезмәте эшчеләре кар көртләре һәм бозлавык белән ничек көрәшә?

Юлларның торышы нинди хәлдә? "Алексеевскдорстрой"ның район участогы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илназ Сираҗевка әнә шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
-14 февральдән 15 енә каршы төндә участокның 16 берәмлек техникасы төне буе район юлларында эшләде. Эттергечле унбер "КамАЗ" һәм кар чистарту җайланмасы белән җиһазланган өч МТЗ тракторы, ике грейдер тәүлек әйләнәсе юлларны ачып тордылар,-ди Илназ Сираҗев.
Апактан Димитровград шәһәренә илтүче юлга кар көрте бигрәк тә тиз салына. Юл эшчеләре ике сәгать саен әлеге участокны чистартып торганнар. Шулай ук Йолдыз бистәсе, Иске Тумба, Карамалы, Иске Әнҗерә, Анино Салман, Түбән Салман юлларына да буран карны салып кына торган. "Әлеге авыл юлларын да кайтып-кайтып көртләрдән арындырдык",-ди участок җитәкчесе.
Район юл участогы коллективы бу кышкы сезонга да бик җитди әзерләнгән иде. Җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы булдырды. Көндез кояш җылытып, төнлә туңдырып җибәргәндә юлларда бозлавык хасил булучан. Шуңа юл эшчеләре үзләрендә булган биш "КамАЗ" белән ком-тоз катнашмасын даими сиптереп йөриләр. Бигрәк тә юл чатларына, борылышлы урыннарга катнашма беренче чиратта таратыла.
Юл эшчеләре буранлы көннәрдә иң элек төп трассаларны кардан арындыралар. Аннан авылларга юллар ачыла. Шулай ук мәктәп автобуслары йөри торган маршрутлар иртә таңнан чистартыла икән. Халык транспорт көткәндә ышыклану өчен куелган павильоннар да кардан даими арындырылып тора.
Без район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин белән элемтәгә кереп, юллардагы вәзгыять белән кызыксындык.
-Автомобиль трассаларын бездә бик әйбәт карап торалар. Юлларга көрт салу күзәтелми диярлек. Кар-бураннарда да район юлларында автомобильләр хәрәкәтендә тоткарлыклар килеп чыкканы юк. Бозлавыкка каршы да вакытында тиешле чаралар күрелә. Әмма, юл эшчеләре үз хезмәтләрен никадәр җиренә җиткереп башкармасын, кышкы юл, бигрәк тә көннәр язга авышканда, автомобильчеләрдән зур саклык сорый. Чөнки бик еш бозлавык барлыкка килә. Бигрәк тә тизлек режимын саклау мөһим. Соңгы вакытта автомобиль аварияләре булганы юк. Шулай да юлга чыкканда уяулыкны җуярга ярамый,-дип искәртте районның баш инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев