Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан 12 егет бүген армия сафларына китте. ФОТО

Бүген, тансыклаган кояшлы иртәдә, тагын 12 егетебез ерак юлга кузгалды - аларны армиягә озаттык.

Республика комиссариатында егетләр яңабаштан медицина каравы үтәчәк. Шуннан соң аларны командаларга бүлеп, кайда хезмәт итәселәрен әйтәчәкләр. Бер төркем егетләр Оренбургка җибәрелсә, кайберәүләргә бәхет киңрәк итеп елмаерга тора икән бит.

-Сезгә кабатланмас мөмкинлек бирелә - Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә һәм частькә поезд белән барып, иксез-чиксез илебезне күрергә,-дип сөендерде ике көннән солдат булачак егетләрне һәм аларның әти-әниләрен хәрби комиссар Виктор Лаврентьев.

Бүген озаткан төркемдә Базарлы Матак, Татар Суксуы, Түбән Колчурино, Иске Тахтала, Борискино, Түбән Кәчи һәм Әлки, Урта Биктимер, Карга авыллары егетләре бар. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлап, кул сәгатьләре тапшырды. "Командирские" дип аталганнарын. Кем белә, бәлки, армия хезмәтен ошатып, егетләрнең кайберләре офицер да булып куярлар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев