Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан 1,5 елда 40 егет контракт буенча армиягә хезмәткә киткән

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш комиссия эшчәнлеге белән башланып китте. Бу язда армиягә кырыклап егетебезне озатачакбыз. Аларның беренче төркеме инде 17 апрельдә ук китәчәк. Бер ел озак вакыт түгел, исән-сау хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтсыннар. Бүгенге сүзебез исә чакырылыш түгел, контрактлы хезмәт турында. Россия армиясен контракт нигезендә хезмәт...

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш комиссия эшчәнлеге белән башланып китте. Бу язда армиягә кырыклап егетебезне озатачакбыз. Аларның беренче төркеме инде 17 апрельдә ук китәчәк. Бер ел озак вакыт түгел, исән-сау хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтсыннар.

Бүгенге сүзебез исә чакырылыш түгел, контрактлы хезмәт турында. Россия армиясен контракт нигезендә хезмәт итүче профессионаллар белән комплектлау дәвам итә. Безнең районга да бу уңайдан план җиткерелә. Соңгы ел ярым вакыт эчендә гомеренең өлешен хәрби хезмәткә багышларга теләп, дүрт дистәләп әлкиле Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзегән. Азмы бу, күпме?

-Татарстанның башка районнары белән чагыштырганда азрак шул,-дип борчыла хәрби комиссар Виктор Лаврентьев. -Әйтик, эш урыннары безнең белән чагыштырганда күпкә артык, мөмкинлекләр дә зур булган нефть чыгаручы, сәнәгать яхшы үскән районнардан контрактлы хезмәткә китүчеләр бик күп. Ә безнең егетләр армиядән кайталар да, еллар буе эш таба алмыйча кайсы шабашкага йөргән булып, кайсы ата-анасы җилкәсен кимереп гомер үткәрәләр.

Виктор Павловичны авыл җирлекләрендәге демографик вәзгыять буенча белгеч диярсең. Ул һәр авылда күпме егетнең эшсезлектән аптырап, анда-монда сугылып йөрүе турында ачынып сөйли. Аның исәпләвенчә, шундыйлар саны бездә бер йөзгә тула.

-Без алар белән даими очрашып торабыз, контракт шартларын, армиядә хезмәт итүнең өстенлекләрен аңлатабыз. Ә бит Саклану министрлыгы контрактчылар өчен зур мөмкинлекләр тудыра, айлык хезмәт хаклары югары, гаскәр төренә һәм вазыйфаларына карап 30-70 мең сум, ашау-эчу, киенү бушлай, торак мәсьәләсе хәл ителгән. Читтән торып югары белем алырга, квалификацияне күтәрергә була. Армия контрактчының сәламәтлеген кайгырта, әгәр гаиләсе бар икән, анысын да канат астына ала,-дип сөйли үзе дә гомер буе хәрби хезмәттә булган Виктор Лаврентьев.

Аның дәлилләре белән килешми мөмкин түгел. Чынлап та, авыл җирендә үзенә лаеклы урын күрмәгән яшь кеше өчен әйбәт мөмкинлек бит: теләгән кадәр хезмәт итеп, акча туплап, хәрби ипотека ярдәмендә (ел саен хезмәткәрнең счетына дәүләт акча салып бара, берничә елда шактый зур сумма тупланып өлгерә) торак проблемасын хәл итеп, тормышыңны көйли аласың. Инде туган ягымнан аерылмыйм, дисең икән, контрактлы хезмәтне якын тирәдә - Казанда, Ульяноск, Самара һ.б. өлкәләрдә үтәргә була.

-Контрактчыга дәүләт бөтен нәрсәне бирә: укы, өйрән, һәръяклап үс, күтәрел… Һәм мондый кайгырту елдан-ел арта гына. Әйтик, югары белем алган егетләр хәзер чакырылыш буенча түгел, контракт төзеп, үзләре теләгән вакытта һәм урында хезмәт итәләр. Хәрби учет һөнәренә ия егетләр өстәмә әзерлек үтеп, офицер була алалар. Дәүләт Думасында мондый мөмкинлекне техникум бетерүчеләргә дә бирү хакындагы закон проекты карала. Контракт буенча хезмәт урыны бөтен илебез, теләгәнеңне сайла: Калиненград һәм ерак Көнчыгыш, Крым һәм Таҗикстан... Ә без, хәрби комиссариат белгечләре, егетләргә карарларын тормышка ашыруда һәрьяклап булышабыз. Контрактлы хезмәткә кагылышлы сорауларны 20-1-06 телефоны аша да бирергә була,-ди хәрби комиссар.

…Яшьлек - хыяллану, тормышта үз урыныңны эзләү, киләчәгеңә нигез салу вакыты ул. Алдагы гомерен ничек лаеклы итеп җайлау турында уйланучы егетләр Саклану министрлыгы тәкъдим иткән мөмкинлекләр турында онытмасын иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев