Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан 36 кешелек делегация Казанда “Уңыш бәйрәме” тантанасында катнашты

5 октябрьдә Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан зур бәйрәм тантанасы узды.

Анда бездән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә 36 кешелек делегация - алдынгы комбайнчылар, тракторчылар, терлекчеләр, белгечләр, җитәкчеләр - катнашты.

Казан теннис академиясендә ике меңгә якын авыл уңганнары кунак булды.

Быел Татарстанның авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләрне шулай зурдан кубып хөрмәтләргә тулы хакы бар. Биш миллион тоннадан артык ашлык үстереп алган республикабыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Идел буе федераль округында - беренче, Россия күләмендә иң алдынгы төбәкләрнең берсе санала.

Ил табыны муллыгында безнең районның да саллы өлеше бар. Игенчеләребез быел 125 мең тонна ашлык җыеп алып (бу әле кукуруз бөртегеннән тыш) саклауга куйдылар. Игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә уңышларыбыз зур.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Көчле алкышлар астында республика башлыгы кулыннан бүләк алучылар арасында районыбызның "Хузангай" җәмгыяте баш агрономы Юрий Льдинов та бар иде. Ул "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.

Юрий Федорович гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән кеше. Ул башта дистә ел дәвамында тракторчы, комбайнчы хезмәтләрен башкара. Аннан соң агроном һөнәрен үзләштереп, иң элек "Колчурино" совхозында, соңгы 15 елда "Хузангай"да баш агроном булып хезмәт куя. Җәмгыятьтә дә, район күләмендә дә аның абруе зур. Җәмгыять директоры Евгений Чугунов та баш белгечнең хезмәтен югары бәяли:

-Юрий Льдинов тирән белемле һәм бай тәҗрибәле агрономыбыз. "Хузангай" җәмгыяте соңгы елларда безнең яклар өчен ят булган ярма культуралары, көнбагыш, бөртек өчен кукуруз игүгә алынды. Юрий Федоровичның тырышлыгы белән без тиз арада әлеге культураларны оста үстерергә өйрәндек. Быел исә хуҗалык өчен рекордлы уңыш җыеп алынды. Көзге бодай һәм солының һәр гектарыннан уртача 60 ар центнер бөртек чыкты. Монда Юрий Льдиновның һәм аның кул астында эшләүче игенчеләребезнең хезмәте бәяләп бетергесез,-ди җитәкче.

Республика алдынгылары бәйрәмендә шулай ук "Хузангай"дан тракторчы Вячеслав Илюхин, шофер Николай Зинкин да катнаштылар. Зур тантанада хөрмәтләнгән уңганнарыбыз арасында "ВостокЗернопродукт"тан механизаторлар Рафик Хәйретдинов (Юхмачы отряды), Ирек Зарипов (Чаллы), Павел Падюшов (Тахталы), Владимир Николаев (Борискино), Михайл Бойков ("Үзәк Әлки" филиалы) бар иде. Мактаулы терлекчеләребез Гүзәлия Гыйләҗева (Карга мегафермасы), Наталья Мастерова (Чуаш Кичүе мегафермасы), уңышлы эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Рамил Гыйматдинов, Константин Миндрюков, Нина Агапова, Фәнил Гәрәев, Юрий Тяминов һәм башкалар бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев