Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан бу язда 27 егет армия сафларына алыначак

1 апрельдән Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк.

Безнең районнан бу язда 27 егет армия сафларына алыначак. Хәрби комиссариат ике районга бер итеп калдырылганлыктан, Спастан 12 егетне сайлап алып солдат хезмәтенә җибәрү шулай ук безнең чакырылыш пунктына йөкләнә. Бүлекчә начальнигы вазыйфаларын башкаручы Елена Егорова әйтүенчә, башта чакырылыш пунктында медицина комиссиясе эшләгән, аннары табиблар чыгарган нәтиҗәләр район чакырылыш комиссиясе тарафыннан каралган. Шулай итеп, 18-27 яшьлек 170 ләп егетне дүрт көн эчендә чакырылыш комиссиясе аша "үткәргәннәр".

Алдагы еллардагы кебек быелның язгы чакырылыш чорында да армиягә күбрәк югары һәм махсус урта белемле егетләрне алачаклар. Ә сайлау мөмкинлеге бар, чөнки егетләр армиягә теләп китәләр, укып һөнәр алгач хезмәт биографиясен башлаганчы Ватан алдында бурычларын үтәп куярга кирәклеген аңлый алар. Әле бит шунысы да бар: эш бирүчеләр дә солдат чыныгуы алган егетләргә өстенлек бирә. Белемле яшьләрнең сайлау мөмкинлеге дә барын искә төшерик: дипломлы белгечләр чакырылыш буенча 1 ел хезмәт итәсе урынга 2-3 еллык контракт хезмәтен сайлый алалар.

Һәм быелгы чакырылышның тагын бер яңалыгы барын да искәртик: сәламәтлеге какшау сәбәпле моңарчы армиядә хезмәт итүгә өлешчә генә яраклы дип табылган яшьләр тагын бер тапкыр медицина тикшерүе үтә ала. Әгәр хәрби хезмәткә яраклы дип тапсалар, аларны язгы чакырылышта ук армиягә алырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев