Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан күп балалы аналар бүген Казанда 8 Март бәйрәме уңаеннан тантаналы чарада катнаша

Районыбызның күп балалы әниләре Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.

Иске Матак авылында яшәүче Лилия Леонтьева, Яңа Баллыкүл авылыннын Айсылу Нуруллина, Түбән Колчурино авылыннан Зоя Варламова, Каргадан Гөлсинә Гатина, Ташбилгедән Алсу Ситдыйкова, Иске Тахталыдан Татьяна Хәйруллина, Салманнан Ирина Кузнецова әлеге бәйрәм тантанасының хөрмәтле кунаклары булдылар. Алар - биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстерүче батыр аналар. Безнең делегация белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җитәкчелек итте.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Аннан гүзәл затларыбыз "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгенә бәйрәм мәҗлесенә чакрылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев