Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан тугыз комбайнчыбыз 100 әр мең сумлык премиягә ия булды

Районыбызның тугыз урак батыры Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән "Иң яхшы комбайнчы-2017" бәйгесендә җиңеп, 100 әр мең сум күләмендә премия белән бүләкләнделәр. Без республикада бу бүләккә иң күп ия булган районнар исемлегендә.

Конкурс 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Ярышта бөртек суктыруда һәм игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче механизаторлар катнашты. Әлеге күләмле премиягә республиканың 1000 гә якын механизаторы дәгъва кылган. Конкурс шартлары буенча, ашлык суктыру комбайннары һәм чапкычлары, егәрлекләренә карап, төрле категорияләргә бүленделәр.

14 ноябрьдә Казанда Игенчеләр йортында иң алдынгы 200 механизаторны җиңүләре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.

Министрның әйтүенчә, чәчүдә һәм авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыюда 15 меңләп кеше катнашкан.

-Биш миллион тонна Татарстан икмәген җыеп алу өчен күпме тузан эчелгәндер, әйтеп-аңлатып та булмый. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзем сезне тынгысыз һәм авыр хезмәтегездә ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Без сезнең белән көчле һәм сезнең белән горурланабыз. Сез - Татарстан җиңүчеләре, аның фидакарь икмәк игүчеләре,-диде министр.

Марат Әхмәтов 200 механизаторга 100 әр мең сумлык премия һәм "Иң яхшы комбайнчы-2017" Дипломнарын тапшырды. Бу югары дәрәҗәгә ирешкән комбайнчыларның 9ы - Әлки егетләре. Менә алар: "ВостокЗернопродукт" АҖ комбайнчылары Җәүдәт Хисмәтов һәм Ирек Зарипов, "Хузангай" ҖЧҖдән Сергей Ермолаев, Солтан Галиуллин, Николай Морелев, Алексей Рыжков, Владимир Мукусев, Фирдүс Зәйнуллин, "Яшь көч" ҖЧҖ дән Ришат Әсәтов.

Быел районда, бөртек өчен кукурузны да кушып, 145 мең тонна икмәк җыеп алу күздә тотыла. Җирләр туңдыру белән механизаторларыбыз бөртек өчен кукуруз һәм көнбагыш суктыру эшләрен дәвам итәчәкләр.

Бөртеклеләрнең уңышы гектардан уртача 36 центнер тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев