Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының 2018 елга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. ФОТО

Бүген муниципаль район советының унҗиденче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Иң башта депутатлар районның 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлаштырылган чорына бюджет проектын карадылар. Әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин доклад белән чыкты. Аннан соң депутатлар район советының бюджет, салымнар һәм финанслар мәсьәләләре комиссиясе рәисе депутат Илфат Сәмигуллин мәгълүматын тыңладылар. Утырышта бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. Әлеге документ белән әлкилеләр районның рәсми сайтында (http://alkeevskiy.tatarstan.ru.) таныша ала.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - 2017 елның 10 аенда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов чыгыш ясады.

Аннан соң депутатлар районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү турындагы мәсьәләне карауга күчтеләр. Бу хакта район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов доклад белән чыкты. Доклад буенча фикер алышуларда район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева, район благочинные Андрей Зиньков, имам-мөхтәсиб Ирек Сәләхиев чыгыш ясадылар.

Әлеге мәсьәләне караганда соңгы вакытта гаять актуаль төс алган проблема - телләр укыту хакында да сүз булды. Район башлыгы Александр Никошин да бу җәһәттән үз фикерен әйтте:

-Шәхсән мин мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны саклау кирәк дип саныйм. Кеше күпме тел белсә, аның мөмкинлекләре дә шулкадәр арта бит. Иң мөһиме, татар телен өйрәнү белән бәйле вәзгыять аркасында кешеләрне тел һәм милләт буенча бүлү килеп чыкмасын. Район мәгариф идарәсе белән безнең уртак бурычыбыз - уку елы дәвамында бер генә татар теле укытучысы да эштән кыскартылмасын. Бүген биредә мөхтәсиб Ирек хәзрәт бик дөрес әйтте - милләтләребез һәм диннәребез төрле булса да, безнең Ватаныбыз бер, тарихыбыз һәм рухи кыйммәтләребез уртак,-диде район башлыгы.

Мәдәният учреждениеләрендә өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру хакында район мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина мәгълүмат белән чыкты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина алкоголь продукциясе җитештерүне һәм аның әйләнешен җайга салучы норматив-хокукый актлардагы законлы көченә кергән үзгәрешләр белән таныштырды. Ә балалар һәм яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшенең торышы турында депутатлар район балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина чыгышын тыңладылар.

Район советы утырышында төрле оештыру мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев