Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак авылында модульле чаңгы базасы ачылды

19 декабрьдә Базарлы Матакның Көнчыгыш урамында модульле чаңгы базасы ачылды.

Күптән көтелгән бу объектның сафка басуын әлкилеләр шатланып кабул иттеләр.

Быел Татарстанда модульле чаңгы базалары төзелә башлады. Аларны беренче чиратта чаңгы спорты аеруча популяр һәм үсештә булган районнарда төзергә булганнар. Әлки бу җирлеккә юкка гына эләкми. Безнең яшь чаңгычыларыбыз зона, республика ярышларында әледән-әле зур уңышларга ирешәләр. Иң оста чаңгычылар Иске Матак, Чуаш Борнае, Борискино мәктәпләрендә тәрбияләнә. Бу укучылар район данын яклап республика бәйгеләрендә чыгыш ясыйлар, җиңүләр яулыйлар.

Модульле чаңгы базасы бездә бик тиз төзелде. Дөрес, аңа әзерлек эшләре алдан ук алып барылды - нык итеп нигезе салынды, су, электр энергиясе үткәрелде.

Модульле бина 120 квадрат метр зурлыгында. Анда чаңгылар саклау урыны, аларны карап, майлап тору бүлмәсе, тренер кабинеты, чишенү-киенү бүлмәләре, душ, җылы бәдрәф бар. База 100 пар чаңгы һәм кар машинасы белән тәэмин ителгән. Бина берьюлы 30-40 кешене сыйдыра.

Чаңгы базасын ел дәвамында файдаланырга мөмкин. Кышын чаңгы шуу булса, җәйге чорда йөгерү, велосипедта узышу, ГТО нормативларын тапшыру, күп халык катнашында төрле ярышлар үткәрү өчен менә дигән урын. Бина электр белән җылытыла. Ул тау чаңгылары базасы стилендә эшләнгән.

Район үзәгендә чаңгы базасы бик кирәк иде. Чынын әйткәндә, Базарлы Матак янында чаңгы шуу урыны булдыру эшенә район җитәкчеләре берничә ел элек үк керештеләр. Шул максатта чаңгы юлы буенча агачлар утыртылды, караңгы вакытта яктырту өчен фонарь баганалары куелды. Инде республикада шундый программа гамәлгә кергәч, бу эш күпкә тизрәк һәм уңышлырак чынга ашты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

видео

Модульле базаны ачу тантанасына район үзәгеннән генә түгел, авыллардан да шактый кеше җыелган иде. Шулай ук яңа чаңгы базасында тәүге ярышларда катнашырга бик күп мәктәп укучылары килде.

-Ниһаять районыбызда барлык шартлары тудырылган чаңгы базабыз булды,-диде район башлыгы Александр Никошин, тантананы ачып. - Сер түгел, алдагы елларда чаңгы ярышлары үткәрә башласак, "Яшь имәннәр" балалар лагере базасына бару үзе бер проблема була иде. Чөнки кыр юлларын бик еш кар каплый. Аннан соң, киенү-чишенү урыны да юк иде бит. Инде менә яңа заманча базадан файдалана башлыйбыз. Район халкына шушы бик кирәкле һәм уңайлы спорт корылмасы булдырган өчен республика җитәкчелегенә барлык әлкилеләр исеменнән рәхмәт. Шулай ук Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевкә рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул әле махсус спорт киемнәре белән ярдәм итәргә дә ышандырды.

Александр Никошин яңа базада һәрдаим ярышлар үткәрелеп торуын, анда һәрчак күп кеше катнашуын теләде.

ТР Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе башкарма директоры Артур Садыйков, тантанага килүчеләрнең күңелен күтәреп:

-Әлки җире мондый заманча базага бик лаек. Без, чаңгы спорты рейтингын карап, сездә кышкы төр ярышларга зур игътибар бирелүен күрдек,-дип билгеләп үтте. -Биредә яктыртылган чаңгы юллары булу да бик әйбәт. Район җитәкчелеге моны алдан кайгыртып бик дөрес эшләгән. Әлкилеләрне хәзер республика ярышлары җиңүчеләре арасында тагын да ешрак күрербез дип ышанабыз.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Тамара Федорова да район халкының шатлыгын уртаклашты:

-Әлкидә яшьләр көчле, сәламәт, белемле булып үссен өчен бик күп эшләнә. Алга таба биредә мәгариф эшчәнлеге тагын да югарырак, сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрелсен иде,-диде ул.

Аннан бик яшьли чаңгы спорты белән шөгыльләнүче, Иске Матак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Оксана Ермолаева сүз алып:

-Районнан читтә узган төрле ярышларда катнашканда "эх, бездә дә шундый спорт базасы булсын иде", дип хыяллана идек. Менә ул көн җитте. Инде яңа чаңгы базасыннан рәхәтләнеп файдаланыйк. Ә без биредә бик еш булырга ышандырабыз сезне,-диде.

Көчле алкышлар астында ал тасмалар киселде. Тантанадан соң яңа спорт базасында беренче чаңгы ярышлары да узды. Анда төрле яшьтәге мәктәп укучылары да, предприятеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев