Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак авылында тәүлегенә 250 кубометр канализация суын сафландырырга сәләтле биологик чистарту корылмасы файдалануга тапшырылды

Базарлы Матакның көнчыгыш ягында яңа төзелгән биологик чистарту корылмасы эшли башлады.

Ул район үзәгендә тәүлегенә 250 кубометр канализация суларын көмеш кебек чистартып чыгарырга сәләтле. Әлеге объект республикадан килгән зур җитәкчеләр, күп санлы журналистлар катнашында тантаналы төстә файдалануга тапшырылды.

Дөрес, район үзәгендә юынтык суларны чистарта торган корылма 2005 елдан бирле эшли иде. Үзәкләштерелгән канализациягә Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе корпуслары, "Әлки" кунакханәсе, районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы бинасы, Базарлы Матак урта мәктәбе, балалар бакчалары, социаль яклау бүлеге, балалар иҗаты йорты биналары тоташкан. Шулай ук Залаков һәм Тынычлык урамнарындагы күп фатирлы йортлар, берничә шәхси йорт файдаланылган суларын бу системага агызалар.

Әмма элеккеге биологик чистарту корылмасы физик яктан да, технологиясе буенча да нык искергән, артта калган иде. Анда чистартылган су барлык таләпләргә дә җавап бирмәде. Димәк, юк-юк та экологиягә зыян салу очраклары булгалады.

Базарлы Матакта заманча чистарту корылмасы төзетү мәсьәләсе белән район җитәкчелеге берничә елдан бирле ныклап шөгыльләнде. Нәтиҗәдә республиканың яңа чистарту объекты төзү исемлегендәге тугыз район арасына без дә кердек.

Әлеге корылманы салу өчен республика бюджетыннан 40 миллион сумнан артык акча бирелде. Төзелешнең заказчысы Татарстан газлаштыру фонды, ә генераль подрядчысы " УКС" акционерлык җәмгыяте.

Биредә полимердан эшләнгән, 50 елга чаклы хезмәт итәрлек җиһазлар урнаштырылган. Ул җиһазларны "Биотехинженеринг" компаниясе җитештергән. Монда инде юынтык сулар 95-98 процентка кадәр чистартыла.

Яңа чистарту корылмасы өчен җылытылган блок төзелде (элеккесе профнастил белән тышланган салкын бинада иде). Бирегә көчле насослар, һава өрдергечләр урнаштырылган.

Чистарту корылмасын тантаналы төстә ачканчы Татарстан газлаштыру фонды җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов, Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, район башлыгы Александр Никошин журналистлар белән пресс-конференция үткәрделәр.

Анда әйтелгәнчә, соңгы дүрт елда Татарстанның торак пунктларында инженер челтәрләрен һәм су агызу системалары корылмаларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы нигезендә республикада шул төзелешләргә 1 миллиард сумнан артык акча тотылган. Республикада бүген 85 чистарту корылмасы эшли, диелде.

Базарлы Матактагы биологик чистарту корылмасын ачу тантанасына килүчеләрне милли киемле кызларыбыз ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән корылма ишегендәге кызыл тасма киселде, һәм без дәү-дәү мичкә сыман җиһазлар тезелеп киткән бинага үттек. Биредә хезмәт куючылар су калдыкларының нинди дәрәҗәдә пычрак керүен һәм корылмадан чип-чиста хәлгә китерелеп чыгарылуын эштә күрсәтеп сөйләделәр.

Биологик корылманың үз лаборанты, хезмәт күрсәтүчеләре бар. Дөрес, әлеге объект уңышлы эшләсен өчен аңардан файдаланучылар да күбрәк булырга тиеш. Базарлы Матакның башта үзәк, аннан аңа якын урамнарындагы учреждение, оешма биналарын, аерым йортларны үзәк канализация системасына тоташтыру өчен хәзер яңа үткәргечләр төзү буенча эш алып барыла.

2014 елдан бирле республикада газлаштыру фонды аша 33 чистарту корылмасы төзелгән һәм ремонтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев