Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының гүзәл затларына якташлары күренекле җырчы Мирсәет Сөнгатуллин бәйрәм бүләге ясады. ФОТО, ВИДЕО

8 Март бәйрәме алдыннан районыбыз хатын-кызлары күренекле ир-егетләребездән менә дигән бүләк алдылар.

Район башлыгы Александр Никошин чакыруы буенча якташ җырчыбыз Мирсәет Сөнгатуллин Әлкигә кайтып җыр бәйрәме ясады.

Бу концертны әлкилеләр байтактан көтә иде инде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, бөтен татар дөньясына танылган җырчы Мирсәет Сөнгатуллинны район сәхнәсендә күрү, аның тере тавышын ишетү бик күпләрнең теләге иде. Районыбызның Татар Борнае авылында туып үскән Мирсәетне табигать искитмәле моңлы һәм көчле тавыш белән бүләкләгән. Районыбызның гимнына әйләнгән "Әлкием"не, "Җәяүле буран", "Авыл көе" кебек җырларны, бик күп татар халык көйләрен Мирсәет кебек оста, йөрәкләргә үткәзерлек итеп тагын кем башкара икән?! Ул 205 татар халык җыры тупланган диск чыгарып, милләтебез өчен бәяләп бетергесез хезмәт башкарды. Аның башкаруында аеруча үзенчәлекле булып яңгыраган рус халык җырларыннан торган альбом да дөнья күрде. Мирсәетнең улы Алмаз да бик талантлы егет. Ул Мәскәү консерваториясен тәмамлап, хәзер Мәскәү опера театрында солист буларак җаваплы партияләр башкара. Бер сүз белән әйткәндә, халык арасыннан чыккан чын талант иясе Мирсәет Сөнгатуллин - районыбызның мактанычы, горурлыгы.

5 март - якшәмбе кичендә район мәдәният йортына җыелган халык Мирсәет башкаруындагы затлы, моңлы җырларны тыңлап кинәнде. Җырчы тамашачы күптән яратып өлгергән көйләрне дә, яңаларын да, үзе иҗат иткән җырларны да яңгыратты. Өметле яшь җырчы, бик күп профессиональ конкурслар лауреаты Энҗе Шәймурзина башкарган җырлар да көчле алкышларга күмелде. Ә талантлы сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сабиров зал тулы халыкны көлдерде дә, уйландырды да, сагышландырды да.

Артистлар иҗатларын олылап концертка килгән халыкка, үзләрен зур кунакчыллык һәм хөрмәт белән каршы алган район җитәкчеләренә рәхмәтле булса, тамашачылар көчле алкышлар, чәчәк бәйләмнәре белән сәнгать әһелләренә чиксез ихтирамнарын белдерделәр. Мирсәет Сөгатуллинның авылдашлары, бүтән тамашачылар сәхнәгә күтәрелеп, җыр бәйрәме ясаулары, күңелле һәм рәхәт ял иттерүләре өчен артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова исә сәнгатькәрләрне эчтәлекле һәм матур итеп саф татар телендә сәламләде.

Гаҗәеп рәхәт җыр кичәсе булды бу. Аннан һәркем җылы тәэсирләр, күңел күтәренкелеге алып киткәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Әлки районының гүзәл затларына якташлары күренекле җырчы Мирсәет Сөнгатуллин бәйрәм бүләге ясады. ФОТО, ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев