Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының иң уңган хатын-кызларын “Йолдызлык” кафесына чакырып котладылар. ФОТО

Хатын кызларны 8 Март тантанасына авыл җирлекләре, төрле оешмалар, учреждениеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният системалары җибәргән.

Биредә аларны бәйрәм өстәлләре, үзешчәннәр әзерләгән концерт, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр көткән икән. Гүзәл затларыбызга иң күп бүләкне "Хәйруллин" хәйрия фонды җибәргән.

Әлки районының барлык хатын-кызлары вәкилләре булып килгән кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев, "КВ-Агро"ның Көнбатыш Әлки идарәсе директоры Марс Сәгыйров, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова котладылар. Аннары алып баручылар кунакларны түргә чакыра башладылар.Башта кафеның күптән түгел ясалган ремонттан соң тагын да купшыланган залы түренә өлкән буын вәкилләрен - тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны чакырдылар. Сугыш һәм аннан соңгы чор авырлыкларын кичергән әбиләргә бүләк бирделәр, ә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов аларга багышлап моңлы да, мәгънәле дә җыр башкарды.

Зал түренә бер-бер артлы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, табиблар һәм шәфкать туташларын, төрле тармакларда эшләүче бухгалтерларны, укытучыларны, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләрен, башка өлкәләрдә хезмәт куючы уңганнарны чакырдылар, аларга җылы теләкләр, котлау сүзләре җиткерделәр.

Кунакларның күңелен күрү өчен үзешчәннәр бик тырышты: Алексей Федонин, Ринас Шиһапов, Эльмира Шиһапова, Людмила Емельшина, Аида Гайнетдинова, Илфат Кыямов һәм башкалар җырлап-биеп бәйрәм кәефе тудырдылар. Ә "Йолдызлык" кафесы хезмәткәрләре тәмле ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм тантанасы күңелле һәм җылы рухта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев