Әлки районының Иске Матак авылында күп функцияле мәдәни үзәк булачак
Иске Матакта мәдәният йорты төзелеше башланды. 100 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасында китапханә дә урын алачак. Төзелеш эшләрен "Строитель и К" җәмгыяте башкара. Әлеге зур объект республика программасы нигезендә сафка басачак. Бу эшләргә 12 миллион сум акча каралган. Иске Матакта мәдәният йорты авария хәлендә иде. Шуңа карамастан, аның эшчәнлеген туктатмадылар...
Иске Матакта мәдәният йорты төзелеше башланды.
100 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасында китапханә дә урын алачак. Төзелеш эшләрен "Строитель и К" җәмгыяте башкара. Әлеге зур объект республика программасы нигезендә сафка басачак. Бу эшләргә 12 миллион сум акча каралган.
Иске Матакта мәдәният йорты авария хәлендә иде. Шуңа карамастан, аның эшчәнлеген туктатмадылар - үзешчән сәнгать коллективы чыгышлары, төрле мәдәни чаралар дәвам итте. Быел төзелеп бетеп файдалануга тапшырыласы клубта мәдәният тормышы тагын да җанланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев