Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Иске Салман авылы фермеры Радик Насыйбуллин республика бәйгесенең “Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы” номинациясендә җиңү яулады

Иске Салман авылыннан Радик Насыйбуллин 2017 ел нәтиҗәләре буенча республика бәйгесенең "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинациясендә җиңү яулады.

Аңа Диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырдылар. Бүләкләү 21 ноябрьдә районда узган республика зона семинар-киңәшмәсендә булды.

Радик Насыйбуллинның гаилә фермасында 41 баш мөгезле эре терлек, шуларның 24 е - савым сыерлары. Радик хуҗалыгында байтак еллардан бирле күпләп терлек асрый, ә 2015 елдан эшчәнлеген фермер буларак дәвам итә.

Насыйбуллиннар - эшчән һәм тату, зур гаилә. Яшь кенә булсалар да, Радик белән Эльвира инде биш бала үстерәләр. Күптән түгел алар яңа өй дә салып керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев