Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Каракүл авылында саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә чыккан янгында ир белән хатын үлгән

23 мартта Каракүл авылында торак йортта янгында ир белән хатынның гомерләре өзелгән.

Каракүлдә өй яну турындагы хәбәр район янгын частенә 8.20 сәгать тирәсендә килеп ирешә. Юхмачы посты янгын сүндерүчеләре тиз арада урынга барып җитәләр. Бу вакытта агач өйне ялкын тулысынча чолгап алган була инде, эчкә үтеп керү мөмкин булмый. Утны сүндергәч, янган өй эчендә ике мәет табыла. Боларның шушы өйдә яшәгән 60 һәм 62 яшьлек ир белән хатын булуы ачыклана.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, янгынның өйдә саксыз тәмәке тарту аркасында чыгуы расланган.

-Авыл халкы әйтүенчә, ирле-хатынлы йорт хуҗалары спиртлы эчемлекләргә дә хирыс булганнар. Каракүл авылында булган бу фаҗига ут белән сак эш итү зарурлыгын тагын бер кат искәртә. Тәмәкене тиз янып китүчән әйберләр булган урыннардан читтә генә тартырга кирәк. Ә инде өйдә, урын-җирдә тәмәке көйрәтүнең нинди аяныч хәлләр китереп чыгару ихтималын әйтәсе дә юк. Эчүчелек тә төрле бәла-казага, шул исәптән янгын хәвефенә китерүче сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу аяныч очрак сабак булсын, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын һәркем истә тотсын иде,-ди Радис Инсапов.

Ут-күзнең нинди коточкыч нәтиҗәләргә, дистәләгән кеше корбаннарына китерүен узган якшәмбедә Кемеровода булган хәлләр дә күрсәтте. Анда "Кышкы чия" сәүдә-күңел ачу комплексында чыккан янгын 64 кешенең гомерен алып китте. Сәламәтлегенә зыян килеп хастаханәгә эләгүчеләр, хәбәрсез югалучылар да бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тетрәндергеч фаҗига уңаеннан Кемерово халкының кайгысын уртаклашып телеграмма юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев