Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Карга авылында үзара салым акчасына дүрт урамда юллар салынган

Быел ноябрьдә узган референдумда Карга авылында тавыш бирергә килүчеләрнең 98 проценты үзара салымны хуплады.

Авыл халкы үзара салым хисабына күпме эшләр башкарылуын күреп, аның авылдагы яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелүенә инанып тора шул. Кешеләрдән җыелган салым акчасына хөкүмәтнең дүртләтә ярдәме дә өстәлгәч, авылда бик кирәкле һәм күләмле эшләрне дә тормышка ашыру мөмкинлеге туа.

Карга халкы үзара салымны районда беренчеләрдән булып тапшырып бетерә. Димәк, дәүләт ярдәме дә тизрәк кайтып җитә. Җәй айларында исә планлаштырган эшләрне рәхәтләнеп башкарырга була.

Быел да каргалылар 1 мартка үзара салымны тулысы белән тапшырдылар. Салымның 120 сумын (һәр кешедән) су белән тәэмин итү чыгымнарына планлаштырган булсалар, 480 сумын авыл юлларын төзекләндерүгә тотканнар. Юллар өчен халыктан салым 124 мең сум җыелса, шуңа 496 мең сум субсидия кайткан. Әлеге 620 мең сум акча Карганың урам юлларын төзүгә юнәлдерелгән.

Авылның Мәктәп, Үзәк, Яр буе урамнарына (барысы 774 метр озынлыкта) ком, вак таш түшәлгән. Ә Яңа урамга ком ташып җәйгәннәр. Бу эшләрне башкаруда авылга "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте булыша.

Карга авыл җирлеге советы авыл юлларын төзекләндерүгә һәм халыкның үз кирәгенә алу өчен республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аша ком карьерын рәсмиләштереп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев