Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының киләсе елга бюджеты расланды

Бүген муниципаль район советының 18нче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов та катнашты.

Муниципаль район советының 15 ноябрьдә булган утырышында районның 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты беренче укылышта тыңланган иде. Бюджет проекты районның рәсми сайтында урнаштырылды, аның буенча шулай ук халык тыңлаулары үткәрелде. Гомумән, бу вакыт эчендә район халкының һәм оешмалар җитәкчеләренең бюджет проекты белән танышырга, анда үзләренең тәкъдимнәрен һәм төзәтмәләрен кертергә мөмкинлеге булды.

Ә бүгенге утырышта киләсе елга бюджет проекты депутатлар тикшерүенә икенче укылышта тәкъдим ителде. Бу мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

Депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлаштырылган чорына бюджет проектын расладылар.

Утырышта шулай ук муниципаль район советының 2018 елга эш планы расланды.

Аннан соң депутатлар муниципаль район советының гомуми бүлеге начальнигы Маргарита Советникованың быелның 11 аенда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүматын тыңладылар. Бу мәсьәлә буенча депутат, Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев та чыгыш ясады.

Утырышның көн тәртибендәге мәсьәләләр каралгач, район башлыгы Александр Никошин бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев