Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының кызлар командасы ватерпол буенча Россия беренчелегендә катнашачак

Районыбызның 14-15 яшьлек кызлар командасы ватерпол буенча Россия беренчелеге ярышларында Татарстан данын яклаячак.

Узган елның августында район үзәгендә "Ләйсән" йөзү бассейны ачылуга, анда су спорты секцияләре эшли башлады. Бүген әлеге секцияләрдә йөздән артык бала шөгыльләнә. Аларны су спорты серләренә тәҗрибәле тренерлар Александр Георгадзе һәм Эльвира Шәйхетдинова өйрәтәләр. Биредә ватерпол буенча малайлар һәм кызлар командалары оешты. Алар даими төстә күнегүләр үткәрәләр.

Күптән түгел кызлар командасының Татарстан исеменнән су полосы буенча Россия беренчелеге ярышларында катнашасы билгеле булды. Әлеге бәйге 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә уза. Ватерполчы кызларыбыз бүген әлеге мәртәбәле ярышларга җитди әзерлек алып баралар. Шул максатта һәр атнада "Ләйсән"дә су полосы ярышлары үткәрелә.

Россия беренчелегендә тугыз спортчы кызыбыз катнашачак. Алар - Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары.

Тренерлары җитәкчелегендә алар 28 октябрьдә юлга кузгалачак. Мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр чыгыш ясаячак кызларыбызга уңышлар юлдаш булсын.

P.S. Ватерпол - суда үткәрелә торган спорт уены. Анда берьюлы ике команда катнаша. Аларның бурычы - уен вакытында көндәшләре капкасына мөмкин кадәр күбрәк голлар (туп) кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев