Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының “Әлки хәбәрләре” газетасы оештырган теплицалар бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде

Район газетасы сайтында игълан ителгән теплицалар конкурсы ике айга якын дәвам итте. Анда катнашкан укучыларыбыз теплицаларында яшелчәләр үстерүләрен тасвирлаган фоторәсемнәрне редакциягә юлладылар. Сайтка урнаштырылган әлеге фотолар өчен тавыш биреп, җиңүчеләрне укучыларыбыз үзләре билгеләде. Иң күп тавыш җыючыларга редакция бүләкләр дә әзерләде. Бүләккә хуҗалык, бакча эшләре өчен файдалы әйберләр алырга тырыштык....

Район газетасы сайтында игълан ителгән теплицалар конкурсы ике айга якын дәвам итте. Анда катнашкан укучыларыбыз теплицаларында яшелчәләр үстерүләрен тасвирлаган фоторәсемнәрне редакциягә юлладылар. Сайтка урнаштырылган әлеге фотолар өчен тавыш биреп, җиңүчеләрне укучыларыбыз үзләре билгеләде.

Иң күп тавыш җыючыларга редакция бүләкләр дә әзерләде. Бүләккә хуҗалык, бакча эшләре өчен файдалы әйберләр алырга тырыштык.

Җиңүчеләребезнең һәммәсен редакциягә чакырып, призларны тапшырдык.

Бәйгедә беренче урын алган (9791 тавыш җыйды) Люция Сабирҗанова (Базарлы Матак) бакча эшләре өчен кул арбасы белән бүләкләнде.

Икенче урынга лаек булган Солтангали Пуряевка (9316 тавыш, Базарлы Матак) баскыч (стремянка) тапшырылды.

Өченче урын иясе Геннадий Демидов (Иске Матак) су шлангысына ия булды.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!

Хәзер сайтыбызда "Чәчәкле бакча" бәйгесе бара. Сезне анда актив катнашырга чакырабыз. Чәчәкле бакча рәсемнәрегезне редакциягә юллагыз.

Бу бәйгедә беренче урынны алучы укучыбыз планшетка ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев