Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Түбән Әлки авылында Фаил Хәмәтшин истәлегенә милли көрәш бәйгесе үткәрелде

Үткән шимбәдә Түбән Әлки урта мәктәбе спорт залында көне буе келәмдә егетләр бил алышты.

Иртәдән кичкә кадәр гөр килеп торган залда иң еш яңгыраганы Фаил исеме булгандыр, мөгаен. Әмма дистәләгән көрәшчеләр һәм бихисап тамашачылар арасында ул үзе юк иде шул. Бары зал түрендәге зур баннердан рәсеме генә елмаеп карап торды. Бу көрәш бәйгесе мәктәпнең элекке укучысы Фаил Хәмәтшин истәлегенә үткәрелде.

Фаил моннан тугыз ел элек автомобиль авариясендә һәлак була. Егет юрист белгечлеге алган гына була әле. Ул бик тә спортны яраткан, бигрәк тә татарча көрәш белән мавыккан. Һәм менә инде икенче ел рәттән энесе Илфат туган мәктәпләрендә абыйсы истәлегенә көрәш бәйгесе оештыра.

Илфат Хәмәтшин үзе дә спортка мөкиббән ир-егет. Ул югары белемле физкультура укытучысы. Ә соңгы елларда эшмәкәрлеккә керешкән, хәзер Казанда төзелеш фирмасы белән җитәкчелек итә. Авылдашлары, якташлары күңелендә абыйсы турындагы хатирәләрне яңарту һәм, билгеле инде, балаларны, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спортка җәлеп итү максаты белән үткәрә ул бу бәйгене.

Илфатның әлеге күркәм башлангычын район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәктәп коллективы да хуплаган. Алар ярышларны уздыруда зур ярдәм күрсәттеләр.

Бәйгегә районыбызның 12 авылыннан көрәшчеләр килгән иде. Алтмышлап кеше - укучылар һәм авыл егетләре - билләренә сөлгеләр салып, келәмдә көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Илфат гаять бай призлар фонды булдырган иде. Һәр җиңүче саллы акчалата бүләккә, Диплом һәм кубокка ия булды. Мәктәп ашханәсендә көрәшчеләрне кайнар азык белән сыйлап тордылар.

Фаилне искә алырга һәм ярышларны тамаша кылырга бик күп авылдашлары җыелды. Әти-әнисе Фоат һәм Ләлә Хәмәтшиннар, күп санлы туганнары да монда иде. Гомере фаҗигале өзелгән егетне сагынып искә алдылар, рухы шат булуын теләделәр. Район мәдәният йорты һәм авыл үзешчәннәре бу моңсу очрашуны матур җырлары белән ямьләделәр. Ә келәмдә батыр калган көрәшчеләрнең һәркайсы җиңүен райондашыбыз Фаил Хәмәтшин истәлегенә багышлады.

(Бәйгедән күп фотолар һәм җиңүчеләрнең тулы исемлеге безнең alki-rt.ru

сайтында).

Әлки районы Түбән Әлки авылында Фаил Хәмәтшин истәлегенә үткәрелгән милли көрәш бәйгесе җиңүчеләре:

Егетләр

45 килограммга кадәр үлчәү категориясендә

1 урын Сәгиров Марат - Түбән Әлки

2 урын Галиуллин Рәзил - Түбән Әлки

3 урын Гобәйдуллин Альберт - Түбән Әлки

3 урын Сабиров Рифат - Түбән Әлки

44 килограммга кадәр

1 урын Хәйруллин Алмаз - Яңа Салман

2 урын Хәмидуллин Илназ - Базарлы Матак

3 урын Мардиев Данил - Түбән Әлки

52 килограммга кадәр
1 урын Зайнуллин Данил - Базарлы Матак

2 урын Задаев Азат - Яңа Салман

3 урын Шигапов Раил - Түбән Әлки

55 килограммга кадәр

1 урын Мисалов Фәнзил - Түбән Әлки

2 урын Нурутдинов Шәүкәт - Базарлы Матак

3 урын Хикмәтуллин Алмаз - Татар Борнае

60 килограммга кадәр

1 урын Сабиров Рәсим - Түбән Әлки

2 урын Хөсәенов Адель - Яңа Салман

3 урын Сөнгатуллин Ранис - Татар Борнае

66 килограммга кадәр

1 урын Масимов Анар - Алпар

2 урын Абдуллин Рәмзил - Ташбилге

3 урын Ибәтуллин Фәнис - Иске Салман

70 килограммнан югары

1 урын Нуртдинов Руслан - Базарлы Матак

2 урын Захаров Николай - Яңа Салман

3 урын Фаттахов Азат - Карга

Ир-атлар 62 килограммга кадәр

1 урын Минһаҗев Рамил - Түбән Әлки

2 урын Хәйруллин Эльвир - Яңа Салман

3 урын Абдуллин Алмаз - Ташбилге

70 килограммга кадәр

1 урын Салахов Рәмзис - Түбән Әлки

2 урын Мндубаев Рәмис - Базарлы Матак

3 урын Шәмсетдинов Илнур - Яңа Чаллы

76 килограммга кадәр

1 урын Зибятов Фидаил - Базарлы Матак

2 урын Богауов Фердинанд - Түбән Әлки

3 урын Нурмөхәмәтов Радис - Яңа Салмано

76 килограммнан югары

1 урын Хәмидуллин Алмаз - Базарлы Матак

2 урын Әхмәров Рәсим - Базарлы Матак

3 урын Хәйруллин Илмир - Яңа Салман

Командалар арасында

1 урын Түбән Әлки

2 урын Базарлы Матак

3 урын Яңа Салман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев