Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Яңа Чаллы авылында яңа клуб төзи башлаячаклар

Иске Чаллы авыл җирлеге советы эшчәнлегенең бик күп төрләрен исәпләп төзелгән рейтингта еш кына беренче урында бара. Бу җирлекне әле икенче генә ел Муса Исхаков җитәкли. Аз вакыт, әмма, халык җыелышында яңгыраган чыгышын тыңлагач, аның халык белән уртак тел тапканын, җирлекне үстерү өчен кайсы юнәлештә нәрсә эшләргә кирәклегенә төшенгәнен аңладык.

Җыенда җирлек башлыгы ел әйләнәсендә башкарылган эшләрне санады, аларга күпме акча тотылуын әйтеп үтте. Иске һәм Яңа Чаллы, Бибай Чаллысы урамнары кардан чистартыла, җәен тигезләтелә, төнлә яктыртыла (21 лампа соңгы вакытта өстәлгән). Үзләрендә җитештерелгән азык-төлек белән 6 тапкыр район һәм Казан ярминкәләрендә катнашканнар. Шәхси сектордан 632 тонна сөт җыелган һәм һәр сыер хуҗасына уртача 71 мең сум табыш китергән. Өч авылда да җиңү бәйрәме, ифтар кичәләре, өлкәннәр көне, яңа ел кичәләре үткәрелгән. Авылларда ирекле халык дружинасы актив эшли. Өч авыл зиратын, ике буаны, полиция өен, башка объектларны рәсмиләштергәннәр. Җирлектә бер гомуми белем мәктәбе өч авылдан 45 баланы укыта. Җиде укучы тугызны бетерүгә төрле училищеларда белем алуны дәвам итә. Читтә, билгеле, һәм һөнәрле булып туган авылларына кайтулары икеле.

Иске Чаллы үзешчәннәре актив, әмма район җитәкчеләренә зарлары бар икән: клубларында ник бер уен коралы булсын! "Күрше авылларга концерт белән барырга кушалар, ә транспорт юк, аңа кем ягулык салырга тиеш. Сәхнә костюмнары юклык та район җитәкчеләрен түгел, безне генә борчый. Концерт куярга төнгә каршы чыгып китәбез, бураны, юлсызлыгы бар. Тырышлыгыбызны күреп , ярдәм итүче генә юк", дип үпкәләрен белдерде алар. Район башлыгы Александр Никошин иртәгә үк сезгә 100 мең сум акча бирәчәкбез, дип ышандырды.

Яңа Чаллыда ФАП кеше кабул итәрлек түгел, салкын. Кабул итәргә фельдшеры да юк әле аның. Үргәгардан Садыйкова Венера атнага ике көн килеп китә дә бит.

-Без хәзер шул көннәрдә генә авырырга хокуклымы инде?-дип аптырый халык.

Сөенечле хәбәр дә бар икән. Яңа Чаллының моннан бик күп еллар элек төзелгән клубы нык искергән. Быел җәйдә яңа клуб төзүгә керешәчәкләр. Дөрес, эшне Мәскәү өлешләп финанслаячак. Шулай да төзелеш озакка сузылмас дип өметләник. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Яңа Чаллыда модульле ФАП төзүне дә планга кертергә вәгъдә итте.

Халык җыеннарында иң актив, алдынгы чаллылыларга бүләкләр дә бирелде. Әйтик, Иске Чаллыдан Гыйниятуллина Рәзинә, Вафин Әнвәр, Яңа Чаллыдан Фәтхетдинов Тәлгать, Исхакова Гүзәл район башлыгы грамоталары, җирлек башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнделәр. Ә Вафина Флера белән Закирова Равиягә профсоюзда да актив эшләгәннәре өчен Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев