Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Югары Әлморза авылы халкы Яңа елны яңартылган клубта каршылады

Югары Әлморза авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты- Яңа ел алдыннан биредә капиталь ремонттан соң клуб ачылды. Югары Әлморза - районның иң төзек, тормыш кайнап торган авылларының берсе. Биредә халык күп яши, алар бердәм булып, таза тормышта көн итәләр. Әмма авылның мәдәният йорты бик начар хәлдә иде. Узган гасырның 80-нче...

Югары Әлморза авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты- Яңа ел алдыннан биредә капиталь ремонттан соң клуб ачылды.

Югары Әлморза - районның иң төзек, тормыш кайнап торган авылларының берсе. Биредә халык күп яши, алар бердәм булып, таза тормышта көн итәләр.

Әмма авылның мәдәният йорты бик начар хәлдә иде. Узган гасырның 80-нче еллар уртасында төзелгән клуб бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Ул бик шыксыз, салкын, тәрәзәләре черегән, түбәсеннән су үтеп изалый иде.

Һәм менә узган җәйдә мәдәният йортында республика программасы нигезендә капиталь ремонт эшләре башланды. Төзекләндерүне "Строитель и К" җәмгыяте башкарды.

Яңа ел алдыннан яңартылган клубны ачу тантанасы булды. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы зал тутырып килгән иде. Аларны төзекләндереләгән мәдәният йорты ачылу һәм Яңа ел белән район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

-Районыбызда соңгы елларда берничә яңа клуб төзелде, искеләре яңартылды. Менә сезнең мәдәният йортында да зур ремонт үткәрелде. Шунысы үзенчәлекле, биредә аз акчага күләмле эшләр башкарылды. Республикадан ремонтка 5 миллион сум акча бирелгән иде. Моңа без клубның түбәсен яптык, ишек-тәрәзәләрен алыштырдык, яңа җылыту системасы, суүткәргеч, канализация ясадык. Ә стеналарны, идән-түшәмнәрне ремонтлау район хисабына эшләнде. Бу төр хезмәтләрне җиң сызганып Рәсимә Гайфуллина җитәкчелегендәге район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарды. Аларга авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерик,- диде Александр Федорович.

Чыннан да, атна саен өмәләр үткәреп, мәдәният хезмәткәрләре биредә зур хезмәт куйган. Әйтик, Хузангай мәдәният йорты директоры Татьяна Теличко җитәкчелегендәге клуб эшчәннәре буяу, агарту эшләрен башкарганнар. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Рәхмәт хатын тапшырды. Ремонт эшләрендә зур көч куйган клуб кочегары Мансур Нотфуллинга һәм техничка Фәнүзә Габделбәровага да күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

Клуб тыштан да, эчтән дә балкып тора хәзер. Республика мәдәният министрлыгы тамаша залы өчен 150 урындык һәм заманча музыка аппаратурасы биргән. Ә сәхнәне район мәдәният бүлеге аша бизәгәннәр.

Мәдәният йорты каршында халык театры эшләп килә. Аның режиссеры Әнисә Хафизова, клуб директоры Лилия Муратова мәдәният эшләрен хәзер тагын да җанландырырлар. Биредә китапханә өчен дә бүлмә ремонтланды. Гөлфәридә Хәмидуллина хәзер халыкка бөтен уңайлыклары булган китапханәдә хезмәт күрсәтәчәк.

Клуб бинасында спорт залы да булачак. Анысы яңа елның беренче кварталында ремонтланыр дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев