Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының юл төзелеше автогрейдерчысы Марат Риянов – “Татарстан- яңа гасыр” телепроекты финалчысы

Юл төзелешендә автогрейдер - төп техниканың берсе.

Аны юл төзелеше патшасы дип тә атыйлар. Ә инде бу машина белән үз эшенең остасы да идарә итсә, сыйфатлы юл салынасына ышаныч зур дигән сүз. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятендә Марат Риянов - нәкъ әнә шундый осталарның берсе.

Базарлы Матак егете Марат Риянов үзенең ГС-1402 маркалы автогрейдеры белән күз ышанмаслык нәрсәләр майтара. Ул моны күптән түгел "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Осталар" һөнәри реалити-шоусында исбатлап, жюри әгъзаларын таң калдырды.

Конкурсның финалында ком өемен тигез итеп, бер үк калынлыкта җәю таләп ителгән бирем була. Бу Марат өчен бик ансат: эшли-эшли чарланган тәҗрибәсе бар. Телепроект шоусының тагын бер биреме - тауга елансыман бормалы хәрәкәтләр белән менү һәм шул ук эздән төшү. Моны да Марат жюри әгъзаларын сокландырырлык итеп башкара.

Аннан конкурста тагын да катлаулырак биремнәр башлана. Әйтик, буа кадәрле автогрейдерның эттергеченә беркетелгән очлы җеп белән элеп куелган шарны төртеп тишү, төпчектәге бәләкәй генә предметны янә шул дәү эттергеч белән этеп төшерү. Аннан тупны капкага кертү … Боларның барысын да Марат зур осталык һәм төгәллек белән үти. Ул телепроектның махсус бүләгенә ия була. Бу дәрәҗәле бәйге Маратның юл төзелешендә ювелирларча төгәллек белән эш итүен тагын бер кат раслый.

Марат үзе бик тыйнак, аз сүзле егет.

-Ничек шундый катлаулы, зур техникага утырасы иттең?-дим.

-Бик яшьтән үк катлаулы техникада эшләү теләгем бар иде,-дип җавап бирә ул.

Марат башта хуҗалыкара юл төзелеше участогында автогрейдер машинисты булып эшләгән. Районда "Алексеевскдорстрой" участогы ачылгач, аны шунда чакыралар. Бу 2007 ел була. Менә ун ел инде Марат Риянов зур хезмәт коллективының алыштыргысыз автомашинисты.

Хәзерге автогрейдерларның мөмкинлекләре бик зур. Алар иң яңа электроника белән җиһазланган. Күз күреп бетермәгәнне автомат рәвешендә башкарырга да мөмкин. Әмма автотехника нинди генә "башлы" булса да, аның белән оста эш итүче кеше кирәк. Бу яктан Марат Риянов компаниядә авторитет.

Аны күп вакыт иң катлаулы, четерекле объектларга юллыйлар. Озакка сузылган командировкаларда да булырга туры килә. Әле җәен бер ай буе Казан урамнарына юллар салуда көн-төн диярлек эшләп кайткан.

Еш кына Казан-Оренбург автомобиль трассасы төзелешенә җибәрәләр аны. Былтыр җәй айларында үзебездә - Каракүлдән Иске Тумбага юл салуда эшләгән. Бик соң кайтылса да, өйдә кунып эшләве бөтенләй бүтән - рәхәт, билгеле. Хәер, хатыны Лилия Маратның озаклап читтә эшләүләренә күнеккән инде. Алты яшь һәм яшь ярымлык кызлары Диләрә белән Мәликә дә әтиләрен бик сагынып торалар.

Ир-ат гаиләне туендыручы, тәэмин итүче бит. Марат бу яктан гаилә учагын нык саклый. Ул өйдәгеләрне югары хезмәт хаклары белән дә, премияләр белән дә еш сөендерә. Әле менә яңа өйләренә өстәп мунча салырга да җыена.

-Бу җәйдә үк кичләрен эшләрмен дип уйлаган идем дә, хезмәт урынында эш тыгыз булгач, өйдәге төзелеш әллә ни алга китмәде,-ди үзе.

Отпуск сорасаң да, өч-дүрт көн өйдә торгач ук "бик кирәк" дип янә чакыртып алалар икән. Анысы, зур коллективта шундый алыштыргысыз белгеч булуың әйбәт инде. Үзе дә бит җитәкчеләренә йомыш белән барса, шунда ук хәл итәләр. Әйтик, күптән түгел зуррак күләмдә акча кирәк булгач, эш урынында мәсьәләне бик тиз уңай хәл иткәннәр. Димәк, фәлән кадәр процентлар белән банктан кредит алудан котылган.

Маратның абыйсы Мәхмүт тә юл төзелешендә эшли. Уңган-булган бертуган Рияновлар теләсә нинди җаваплы хезмәтне зур осталык белән башкаралар. Марат үзе кебек грейдер машинистлары Әбрар Хәсәнҗанов, Владимир Стратонов, Алексей Емельшинга да бик рәхмәтле.

-Без һәрчак аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Хезмәтебез, максатыбыз бит уртак - халыкны яхшы юллы итү,-ди ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев