Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкидә имамнар җыены узды. ФОТО

Шушы көннәрдә узган җыенда район имамнары белән эшлекле сөйләшүләр булды.

Әлеге җыелышта Татарстан мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов һәм Диния Нәзарәтенең юридик бүлеге җитәкчесе Айрат Билалов катнаштылар.

Залда утырган имамнарны, килгән олы кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Аннан район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев очрашуның көн тәртибе белән таныштырды һәм Коръән сүрәсе укыды.

Районыбызда 30 мәчет эшләп тора. Әмма аларның кайберләре юридик яктан рәсмиләштерелмәгән икән әле. Әйтик, өч авыл мәчетенең Уставы да, рәсми органнарда теркәлү документлары да юк. Ирек Сәләхиев бу мәчетләр имамнарына тиз арада әлеге документларны булдыру кирәклеген искәртте. Тагын бер зур проблема - җир биләмәләре рәсмиләштерелмәгән мәчетләр бар. Бу эш шактый гына финанс чыгымнары да сорый. Аны оештыруда кыенлыклар туган булса, очрашуга килгән юрист белән мәсьәләгә шунда ук ачыклык та кертергә мөмкин иде.

Ирек хәзрәт шулай ук тиздән мәчетләрдә дин сабаклары башлануы хакында да әйтеп узды. Ислам нигезләре район үзәге мәчетләрендә укытыла башлый. Зарурлык булса, мондый дәресләр кайбер авыл мәчетләрендә дә оештырылачак, диелде. Районда дини укулар алып барырга рөхсәт документлары булган белгеч-имамнарыбыз да бар икән.

Район мөхтәсибе мәхәлләләрне экстремистлык чагылышларыннан саклау мәсьәләсен дә күтәрде. Ирек хәзрәт үзе "Исламда террор юк" дигән темага әңгәмәләр, очрашулар да үткәрә. Мәчетләрдәге китаплар, дини әдәбиятны да даими тикшереп тору зарур. Анда бары Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан хупланган дини басмалар гына булырга тиеш. Бу әхлакый һәм сәяси әһәмияткә ия мәсьәлә.

Имамнар әлеге җыенда үзләрен борчыган байтак сорауларга ачыклык кертә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев