Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкидәге Иске Салман мәктәбе төзекләндерелә

Берничә ел элек Иске Салман мәктәбен оптиальләштереп, анда башлангыч сыйныфларны гына калдырырга, башкаларын исә Салман мәктәбенә күчерергә дигән тәкъдим күтәрелгән иде. Әмма бу авыл балалары бәхетенәдер, мәктәп сакланып калды. Алай гына да түгел, быел республика программасы нигезендә аның бинасына капиталь ремонт ясала. Ремонт эшләренә Иске Салманда февраль аенда ук керештеләр....

Берничә ел элек Иске Салман мәктәбен оптиальләштереп, анда башлангыч сыйныфларны гына калдырырга, башкаларын исә Салман мәктәбенә күчерергә дигән тәкъдим күтәрелгән иде. Әмма бу авыл балалары бәхетенәдер, мәктәп сакланып калды. Алай гына да түгел, быел республика программасы нигезендә аның бинасына капиталь ремонт ясала.

Ремонт эшләренә Иске Салманда февраль аенда ук керештеләр. Мәктәп бинасын төзекләндерүне "Строитель и К" җәмгыятенә йөкләделәр. Тиздән уку елы башланырга тора, шуңа күрә ремонт барышы белән танышу өчен Иске Салманга юл тоттык.

Бу мәктәп бинасын 120 балага исәпләп ике катлы итеп, зур спорт залы да өстәп 1989 елда төзегән булганнар. Шуннан бирле бинага җитди ремонт ясалмаган. Республикада тугызеллык мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча программа эшли башлагач, районда беренче чиратта Иске Салман һәм Түбән Кәчи мәктәпләрен төзекләндерү өчен документлар әзерләргә булалар.

Түбән Кәчи мәктәбе зурлыгы буенча Иске Салман мәктәбенең яртысы гына. Соңгы елларда биредә эшләүчеләр һәм укучылар түбәдән яңгыр үтеп җәфа чиктеләр. Ягъни аңа да ремонт кирәклеге бәхәссез иде.

Иске Салман мәктәбе бинасы да бик тузган. Кышкы айларда суыгы үзәккә үтә. Төзелешнең прорабы Фаиз Билалов моны болай дип аңлата:

-Мәктәпнең тәрәзәләре бик зур, аларның да рамнары череп беткән. Түшәм җылытылмаган. Шуңа күрә класс-кабинетларда һич җылы тормаган, билгеле. Эш барышында тәрәзәләрне пластик рамлы, өч камералы, микроклимат тәэмин итә торганнарга алыштырдык. Түбә-түшәмгә пенопласт җәеп, өстенә җылы саклаучы измә агыздык. Түшәк калынлык катлап барлыкка килде, билгеле, җылыны әйбәт саклаячак ул. Кышын укучыларга салкын булмаячак. Әле бит шуның өстенә җылыту системасын да тулысынча алыштырдык.

Мәктәп директоры Гөлсинә Шәрипова белән инде тәмамланаган эшне карап йөрибез. Монда 75 данә тәрәзә генә алыштырганнар! Тагын 46 яңа ишекләр куелган. Керү ишеге дә өр-яңа, ансы матур итеп ясалган кыек яңгырлардан саклый. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы керү юлы бар хәзер.

Мәктәпне ремонтлауга 12,5 милдлион акча каралган. Аның түбәсен дә яңартканнар, электр, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары шулай ук өр-яңадан эшләнгән. Бинаның нигезен калын бетон отмоска белән ныгытканнар. Хәзерге вакытта мәктәпнең йөзен матурайталар, фасадын буйыйлар.

Дәүләт программасы биргән акча гына ремонт эшләренә җитеп бетмәгән, шуңа күрә спорт залының идәнен район бюджеты хисабына мәктәп хезмәткәрләре үзләре алыштырганнар. Тагын күп итеп идән плитәләре, махсус җилем алып куйганнар. Плитә ябыштыруны теләсә кем башкара алмый, билгеле. Димәк, моны эшләтү өчен тагы акча кирәк булачак әле. Шул ук бинада балалар бакчасы да эшли бит. Ул якнгы да карадык. Биредә төзекләндерү тәмамланган, бүгеннән җиһазлар кертеп, балаларны кабул итәргә була. Бик матур, сыйфатлы эшләгәннәр төзүчеләр. әйе шул, үзебезнекеләр бит алар, ышанычлы коллектив. Әйтик, Равил Вәлиев сантехника урнаштыру, су, җылылык торбаларын кую буенча алыштыргысыз белгеч. Фоат Билалов эретеп ябыштыруны пөхтә башкара. Әнвәр Гатин бригадасында эшләүче Илназ Фәтхетдинов белән Ленар Вәгыйзовны да мактамый булмый.

Республика программасы буенча каралган төзекләндерү эшләре уку елы башланганчы һичшиксез бетәчәк. Ә программа кысаларыннан тыш эшләргә өстәмә акчаны район җитәкчелеге кайгырта. Һәрхәлдә әле күптән түгел ябылу янаган ике катлы бу мәктәп Иске Салман халкына бик озак хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев