Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр район үсешенә зур өлеш керткән Әнвәр Залаковның вафаты уңаеннан кайгы кичерә

Әлкилеләр район үсешенә зур өлеш керткән Әнвәр Залаковның вафаты уңаеннан кайгы кичерә.

Мәрхүмне бүген туган ягы -Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылында җирлиләр.

11 февральдә озакка сузылган авыр чирдән соң "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаковның йөрәге тибүдән туктады.

Әнвәр Залаков 1949 елның 2 гыйнварында Чистай районының Ак Бүре авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1969 елда ул Арча районы авыл профессиональ-техник училищесында производствога өйрәтү мастеры булып эшли. Анна соң ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1971-1975 елларда Әнвәр Залаков Әлки районы "Сельхозтехника" берләшмәсе идарәчесе урынбасары була. 1975-1979 елларда "Татмелиоводстрой" трестының Юхмачы ПМК-8 начальнигы булып эшли. 1979-1991 елларда Әнвәр Мәхмүт улы Әлки районы "Татагрохимберләшмәсе" белән җитәкчелек итте. Аннан 1995 елга кадәр "Татсельхозтехника" берләшмәсе рәисе булды. 1995-1999 елларда ул Сарман районы хакимияте башлыгы булып эшләде. 1999 елдан "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ генераль директоры булды.

Әнвәр Залаков - ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1985 ел), Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2004 ел), Россия

агросәнәгать комплексының шәрәфле хезмәткәре, РФ су хуҗалыгының шәрәфле хезмәткәре, Татарстан Республикасы төзелеш тармагының шәрәфле хезмәткәре. Ул ВДНХның алтын медале (1985 ел), "Почет билгесе" ордены (1986 ел), Дуслык ордены (1999 ел), "Россиянең агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен" алтын медале (2007 ел) һәм башка бик күп дәүләт бүләкләре иясе.

Ул 1971-1990 елларда халык депутатларының дүрт чакырылыш Әлки район советы депутаты, 1990-1995 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1995-2000 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты, халык депутатларының Сарман район советы депутаты булып сайлана. Әлки, Биектау, Сарман һәм Яңа Чишмә районнарының шәрәфле гражданины.

Әнвәр Залаковның бөтен хезмәт биографиясе республиканың агросәнәгать комплексы, су һәм мелиорация хуҗалыгы үсеше белән бәйле. 1975 елда ул җитәкчелек итә башлаган "Татмелиоводстрой" Юхмачы ПМК-8 предприятиесе кыска гына вакыт эчендә арттагылар рәтеннән алдынгылар сафына чыга һәм мелиорация подразделениеләре арасында ел саен күчмә Кызыл байрак ала башлый. Предприятиедә куәтле җитештерү базасы булдырыла, ремонт-механика остаханәләре, җылы гаражлар, автозаправка пункты, административ бина төзелә. Предприятие хезмәткәрләре өчен үзәктән су, канализация һәм җылылык белән тәэмин ителгән заманча эшчеләр поселогы сафка баса.

Игелекле эшләре өчен рәхмәт йөзеннән Әлки халкы район үзәге Базарлы Матакның бер урамына Әнвәр Залаков исемен бирде.

Нинди генә вазыйфа биләмәсен, Ә.М.Залаков үзен энергияле, принципиаль, тирән белемле белгеч итеп күрсәтте. Ул югары профессиональ әзерлекле, җаваплы, компетентлы, максатчан җитәкче иде, хезмәт коллективларын алга куелган зур бурычларны үтәүгә туплый белде. Җитәкче буларак аның төп сыйфатлары - гаделлек һәм намуслылык, тормыш принцибы - эшне беренче урынга кую булды. Ул үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә дә таләпчән иде. Аңа искиткеч эшкә сәләтлелек, оешканлык хас, ул дәүләт дәрәҗәсендә фикерләү сәләтенә ия иде.

Даими хәйрия эшчәнлеге, игелекле гамәлләре өчен Әнвәр Залаков 2015 елда "Ел хәйриячесе" дип табылды.

Әнвәр Мәхмүт улы арабыздан китсә дә, аның бик күп шәкертләре, фикердәшләре калды, ә аның эшләре һәм корган объектлары әле озак еллар Татарстан халкына хезмәт итәр!

Әнвәр Мәхмүт улы турындагы якты хатирәләр йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Татарстан мелиораторлары коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев