Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр Россия Федерациясе Президентын сайлауда Владимир Путинга өстенлек бирде

18 мартта Россия Президентын сайлау районыбызда зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы белән үтте.

Сайлаучылар исемлекләренә кертелгән әлкилеләрнең 96,24 проценты тавыш бирүдә катнашты. Аларның 92,05 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирде.

Башка кандидатлар өчен әлкилеләр биргән тавышлар болай бүленде: Сергей Бабуринга - 0,13 процент, Павел Грудининга - 5,85 процент, Владимир Жириновскийга - 0,83 процент, Ксения Собчакка - 0,17 процент, Максим Сурайкинга - 0,18 процент, Борис Титовка - 0,08 процент, Григорий Явлинскийга - 0,13 процент.

Шулай итеп, районыбыз халкы Владимир Путинны бердәм хуплавын, алга таба да илбашы постында аны күрергә теләвен белдерде.

Районның барлык авылларында сайлау тыныч, имин үтте. Закон бозу очраклары күзәтелмәде. Һәр сайлау участогында Президентлыкка кандидатлар һәм аларны тәкъдим иткән партияләр исеменнән күзәтүчеләр эшләде. Алардан закон бозулар турында (о нарушениях) дәгъвалар булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев