Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Маллар кышын тук булыр

Авыл хезмәтчәннәре сенажга салу максатында күпьеллык үләннәрне чабуга кереште. Карга һәм Юхмачы терлекчелек комплексларындагы сенаж базларына тапатылган яшел массаны ташу эшләре бара. Районда бүгенгә 1200 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылды, 2200 тонна сенаж массасы хәзерләнде.

Механизаторлар алдында терлек азыгы хәзерләү буенча җитди бурыч тора. Районда терлекләрнең баш саны күп, аларны кыш чыгарлык азык запасы белән тәэмин итәргә кирәк. "Кызыл Шәрык-Агро"ның «Үзәк Әлки» филиалына караган "Карга" отряды сенаж салуда өлгерлек күрсәтә. Биредә терлекчелек комплексы янәшәсендәге азык утарына тәүлегенә уртача 400-500 тонна сенаж запасы салына. Чабыласы мәйданнар әле шактый - 850 гектар күпьеллык үлән, 680 гектар бөртек катнашмасы бар.
Хуҗалык җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов әйтүенчә, сенаж салу ике сменада оештырылган, механизаторларга кытлык кичермиләр. Техникага запас частьлар белән дә проблема юк. Өч "МагДон" чапкычы белән 400 гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән теземнәргә салынган. Аны ике "Ягуар" тапатып тора. Әзер массаны өч "КамАЗ" автомашинасы һәм "Агротрон", "Арес", "Атлес" тракторлары тоткарлыксыз Карга терлекчелек комплексына ташый. Бер сүз белән әйткәндә, эш кайнап тора.
-Яз бик уңайлы килде, яшел азык үстерүдә проблемалар булмады. Вакытында җитәрлек күләмдә ашлама кертелде. Яшел масса мул булырга күренә, шуңа эшләве дә күңелле. Әнә, карагыз, пакуслар нинди калын,-ди хуҗалык җитәкчесе.
Басуда без "Маг-Дон" чапкычында кузгалып китәргә торучы Дмитрий Туров белән дә сөйләшеп алдык.
-Мин 36 ел инде авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Техниканың төрлесендә хезмәт куярга туры килде - "Нива" комбайнында, "Беларусь" тракторында эшләдем. Ә "Маг-Дон"да утырып эшләү үзе бер рәхәт. Бу чапкыч пакусның киңлеген 7 метр алырга сәләтле,- ди ул.
Гомумән, Дмитрий Туров әлеге яңа техниканы мактап туймый. Эш компьютерлаштырылган бу машинада кондиционер эшләп тора, йомшак утыргыч, кабинадан тирә-юньне карап-күзаллап бару мөмкинлеге бар. Болар эшне бермә-бер җиңеләйтә. Өстәвенә, кабинада тавыш юк дәрәҗәсендә.
-Билгеле, теләсә кайсы техника кебек, моны да гел карап тору кирәк. Хәер, кырда эшләр башланганчы күп алдан ук без техниканы тиешенчә ремонтлап куйдык. Үзебезнең басуларда эшне бетергәч, күрше хуҗалык кырларында рапсны урып бетергәнче, кара көзгәчә эшләячәкбез,- ди Дмитрий.
Тапатылган яшел азык төялгән "КамАЗ"га утырып терлекчелек комплексына юнәлдек. Йөзләп кеше хезмәт куйган биниһая зур комплекс бит бу. Кая күз салсаң да, чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Башта мине комплекс янәшәсендәге сенаж базлары территориясенә үткәрмәгәннәр иде дә, район газетасыннан булуымны әйткәч, рөхсәт иттеләр тагын.
Баз алдында машинаны учетчы Илсур Гибадуллин каршы алды.
-Базларга әйбәт, сыйфатлы сенаж салабыз. Ике базны берьюлы тутырабыз. Әле безнең үткән елгы сенаж да бар. Ул "консервланган" хәлдә, бик яхшы саклана,-ди Илсур.
Базларның берсендә яшел массаны К-701 тракторы тыгызлап таптый иде. Тракторчы Азат Гатауллин:
-Мин "Кызыл Шәрык-Агро" Әлки районына килгәннән бирле биредә хезмәт куям. Чәчүдә, аннан менә сенаж таптатуда, туңга сөрүдә эшлим. Лаеклы ялга чыгарга бер ел калды. Әмма өйдә утырырга исәбем юк, эшлим дип торам әле,-ди.
Яшел масса һәр гектардан уртача 6 тонна чыга икән. Басуларда эш кайный. Болай булса, терлекчелек комплексларындагы маллар кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев