Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәңгелек утта – югалмас истәлекләр чагылышы

Тормышыбызда бер бәйрәм бар - аның тирән мәгънәсе, мөһимлеге мәңгелек һәм бәхәссез, аны олысы-кечесе мәйданнарга, һәйкәлләр янына җыелып, бергәләп бәйрәм итә. Бу көнне дәртле һәм моңлы көйләр, җырлар яңгырый, салют атыла, ә йөрәкләрне югалту ачысы, сагыну хисе телеп-телеп ала, юк-юк та күзләрдән энҗедәй яшь бөртекләре тәгәри. Җиңү бәйрәме, халкыбызның Бөек...

9 май көнне район үзәгендә яшәүчеләр, кайткан кунаклар иртәдән Азат итүче солдат һәйкәле янына агылалар. Һәркемне күңеле чакырып китерә бирегә. Чөнки безнең барыбызның да йолдыз уртасыннан ургылган ялкын телләренә текәлеп искә төшерердәй якын кешесе бар - сугыш кырында ятып калган бабаларыбыз, җиңү яулап кайткан дәү әтиләребез, абыйларыбыз истәлеге күңелләрдә саклана.
9 Май - Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг традицион парад белән башланды - район хәрби комиссары җитәкләгән полиция хезмәткәрләре, Әфган җирендә сугышкан ветераннар, медицина хезмәткәрләре, укучылар колонналары (берничә берәмлек махсус техника да бар иде) Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданга уздылар. Тантана әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте - сугыш турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Шуннан соң тантанага килүчеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады.
- Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре бездән ерагайган саен якташларыбызның нинди зур батырлык кылуын яхшырак аңлыйбыз. Бу турыда беркайчан да онытмаган хәлдә, ил һәм республика җитәкчелеге сугыш һәм тыл ветераннарының яшәү шартларын яхшыртуны даими кайгырталар. 2008 елдан бирле безнең районда 333 ветеран яңа фатирлы булды, - диде ул һәм, сугышта һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, дәвам итте: -Биш меңнән артык якташыбыз яу кырында ятып калды. Сугыш фронтта көрәшүчеләр өчен генә түгел, тылда да кырыс сынау булды. Бүген без шулай ук аларның фидакарь хезмәтен, рухи ныклыгын данлыйбыз. Рәхмәт сезгә батырлыгыгыз, чиксез яшәү көчегез, район тормышында актив катнашканыгыз өчен!
Котлаулар, рәхмәт сүзләре, матур теләкләр күп әйтелде митингта. Сугыш һәм тыл ветераннарын, әлкилеләрне район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев тәбрикләде. Ул митингта язгы чакырылыш буенча армиягә китәчәк егетләрнең дә катнашуын әйтте. Ә район башлыгы, аларга намуслы хезмәт итүләрен теләп, истәлеккә кул сәгатьләре бүләк итте.
Митингта хезмәт ветераны Әхәт ага Әсәдуллин да чыгыш ясады:
- Авыр сугыш еллары ерагайганнан ерагая бара, әмма ул чор турында, сугышка китеп югалган якташларыбыз турында истәлекләр безнең күңелләрдә саклана, - диде ул, дулкынлануын яшермичә.
Аннары якташыбыз, инвестор Геннадий Волостнов бер төркем ветераннарга, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Әлкилеләрне Бөек Җиңү белән котлап Татарстан Президенты җибәргән телеграмманы район башлыгы урынбасары Хәкимов Динар укып чыкты. Шуннан соң район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары исеменнән Азат итүче солдат һәйкәленә гирляндалар, веноклар куелды, чәчәк бәйләмнәрен митингка килүчеләр дә куйды мәңгелек ут янына. Тыныч күк йөзенә төрле төстәге шарлар очты, мылтыклардан атып салют бирелде.
Сугыш һәм тыл ветераннары өчен бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. Төн җиткәч, йолдызлы күкне аллы-гөлле фейерверк бизәде. Илебез тормышында Бөек Ватан сугышыннан соңгы 68 нче тыныч яз башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 мая