Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы попечительләр советының киңәйтелгән утырышында “Каенкай” балалар сыендыру йортында “Бергәләп булдырабыз” республика проектының тормышка ашырылуы хакында сүз барды. ФОТО

24 октябрьдә попечительләр советының киңәйтелгән утырышында Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар һәм үсмерләр социаль приютында "Бергәләп булдырабыз" республика проектының ничек тормышка ашырылуы хакында сүз барды.

Попечительләр советы әгъзалары, оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, республика вәкилләре башта "Каенкай" приютында булып, анда эшләрнең барышы белән таныштылар. Аннан соң эшлекле сөйләшү район мәдәният йортында дәвам итте.

Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина, республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнаштылар.

"Каенкай" балалар һәм үсмерләр приюты районыбызда 2003 елдан бирле эшли. Анда 39 кеше хезмәт куя. Приютта бүген 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге 19 бала тәрбияләнә. Аларның күпчелеге үзебезнең районнан, башка төбәкләрдән килгән сабыйлар да бар. Бирегә тормышта авыр хәлгә юлыккан яисә социаль хәвефле хәлдәге гаиләләрдәге балалар, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар сыену таба.

фоторепортаж

"Бергәләп булдырабыз" проектына узган елның ноябрендә старт бирелгән иде. Анда республиканың 18 социаль приюты катнаша. Әлеге проектның максаты - балаларның сәләтләрен ачу, аларга физик, хезмәт тәрбиясе бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерлекле итеп үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Әнә шул мөһим социаль проект "Каенкай"да ничек тормышка ашырыла соң? Районыбыз вәкилләре һәм Казаннан килгән зур кунаклар приютта әлеге проект кысаларында башкарылган эшләр белән бик җентекләп таныштылар.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта биредә балалар өчен шактый нәрсә эшләнгән. Яңалыклар приют ишегалдына кергәч үк күзгә ташлана. Иганәчеләр ярдәме белән биредә бадминтон уены өчен мәйданчык, баскетбол җайланмалары (стойка и кольцо для баскетбола) урнаштырылган. Республика программасы буенча корылган заманча спорт мәйданчыгындагы тренажерларда приютта тәрбияләнүчеләр белән бергә авыл балалары да шөгыльләнә. Гомумән, приютта балаларга спорт тәрбиясе бирүгә игътибар арткан, аларны "Алинә" спорт залындагы секцияләргә, "Ләйсән" йөзү бассейнына да йөртәләр.

Шулай ук эшмәкәрләр ярдәме белән балаларга ризык әзерләргә өйрәтү өчен бөтен мөмкинлек тудырылган аш-су бүлмәсе җиһазланган.. Монда 14 яшьлек Владислав Аглеев кунаклар алдында җиләк-җимеш согы ясау буенча матер-класс та күрсәтте. Ә кызлар, борыннарны кытыклаган тәмле исләр чыгарып, газ плитәсендә коймак пешерәләр иде.

Балалар тегү күнекмәләре ала торган бүлмә дә кунаклар күңеленә хуш килде. Малайлар-кызлар биредә төймә тагарга, киемне ремонтларга, үтүкләргә өйрәнәләр. Алъяпкыч, итәк, мендәр тышы кебек гадиерәк әйберләрне үзләре тегеп тә караганнар. Тормышта бик кирәкле бу осталыкларны аларга гомерлек тегүче Раиса Долгушова өйрәтә. Бик җайлы электр тегү машиналары да сатып алганнар.

Приютта тәрбияләнүчеләрне үз-үзләрен карап йөртергә, киемнәрен тәртиптә тотарга, гигиена кагыйдәләренә, аш-су приборлары белән дөрес эш итәргә, бүлмәләрне җыештырырга да өйрәтәләр. Малайлар-кызлар "Гаилә бюджеты нигезләрен"дә үзләштерә башлаганнар. Приютта йокы бүлмәләре төзекләндерелгән, кунак бүлмәсе җиһазланган

Мәгълүм ки, гаилә һәм йорт башы буласы малайларның чүкеч тотарга, кадак кагарга, агач эшенә кечкенәдән өйрәнеп үсүләре бик мөһим. Бу юнәлешне дә игътибарсыз калдырмаганнар - балалар иҗат йортының өстәмә белем педагогы Ильяс Идиятуллин аларга агачтан төрле көнкүреш кирәк-яраклары, сыннар ясау осталыгын төшендерә. Балалар кулы белән ясалган ул әйберләрне кунакларга да күрсәттеләр. Ә 8 сыйныф укучысы Ангелина Кутуева приют турында үзләре иҗат иткән кызыклы шигырьне сөйләп сокландырды. Иҗат димәктән, соңгы вакытта биредәге балалар тәрбиячеләре белән бергә "Наша Березка" дигән газета да чыгара башладылар. "Әлки хәбәрләре" редакциясе ярдәмендә әлеге газетаның өч саны дөнья күрде инде.

Малайларга-кызларга булачак профессияләрен сайларга юнәлеш бирү буенча да билгеле бер эш алып барыла. Каникул вакытында Яшел Үзәндәге корабльләр төзү заводына кызыклы экскурсия оештырылган. Шулай ук "Хузангай" җәмгыятенең җитештерү цехларында, Яңа Салмандагы фельдшер-акушерлык пунктында, район газетасы редакциясендә, "Яшь көч" җәмгыятендә, китапханәдә, музейда, банкта, янгын частенда булганнар. Әлеге оешма-предприятиеләрдә хезмәтнең ничек оештырылуын күреп, төрле профессияләр хакында күп мәгълүмат алганнар.

Приюттагы эшләр белән танышкач, кунаклар "Бергәләп булдырабыз" проектын гамәлгә ашыру буенча ирешелгәннәр һәм проблемалар хакында уртага салып сөйләштеләр.

Имин булмаган гаиләләрдәге балалар өчен социаль приютлар бердәнбер сыену урыны булып кала, ди Татьяна Ларионова. Рәтләп әти-әни тәрбиясе күрмәгән сабыйларны приютларга урнаштыргач аларның сәламәтлекләре буенча да әллә никадәр проблема ачыклана. Социаль учреждение ата-ана һәм гаилә тәрбиясен тулысынча алыштыра алмаса да, биредә өй һәм гаилә мохитенә мөмкин кадәр якын булган шартлар тудырылырга тиеш.

Соңгы елларда тирә-күрше районнарда балаларны социаль сыендыру йортлары ябылды. Татьяна Ларионова әйтүенчә, ул районнардагы авыр хәлдә калган, әти-әни назыннан мәхрүм булган балаларны да алдагы язмышлары ачыкланганчы Яңа Салмандагы приютка урнаштыру зарур. Моның өчен күрше районнар белән элемтәләрне дә, уртак эшне дә җанландыру кирәк, ди депутат.

Шунысы да мөһим: приюттагы балаларның өстәмә белем алуы, спорт һәм башка түгәрәкләрдә шөгыльләнүе, төрле сәяхәтләргә йөрүе, ничек ял итүе дә аларның үз теләкләрен исәпкә алып оештырылырга тиеш. Һәм монда балалар белән якыннан эш иткән, аларның үзенчәлекләрен яхшы белгән психологларның тәкъдимнәрен һичшиксез исәпкә алу зарур. Шулай ук приютта балаларга индивидуаль якын килү, алар белән аерым-аерым эшләү җитеренкерәми әле, дигән фикерләр дә әйтелде утырышта.

Приютта бала вакытлыча гына тәрбияләнә. Бу социаль учреждениеләрнең төп бурычы - балаларны мөмкин кадәр тизрәк үз гаиләләренә кайтару. Әлеге юнәлештә районның попечительләр советы, "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе, башка дәүләт һәм җәмәгать оешмалары уртак тырышлык белән эшләргә тиешләр.

Йомгаклау чыгышында Александр Никошин утырышта аталган барлык проблемалар һәм бурычларны бердәм алынып хәл итү кирәклегенә басым ясады.

Ахырда приют тормышында актив катнашучы, аларга һәрьяклап хәйрия

ярдәме күрсәтүче эшмәкәрләр Дамир Шәйхетдиновка һәм Гөлсинә Дәүлиевага район башлыгы Александр Никошин Рәхмәт хатлары тапшырды. Эшмәкәр Гөлнәзирә Низамова Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге приютка өстәл теннисы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев