Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасында катнашу мөмкинлеге озайтылды

Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасында катнашу мөмкинлеге быелның 31 декабренә, ә яңа гына катнаша башлаучылар өчен беренче взнос кертү 2015 елның 31 гыйнварына чаклы озайтылды. Программада катнаша гына башлаган кешеләр Пенсия фондыннан бертөрле дә пенсия алмаска тиеш. Ә менә әлеге программага 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 31 сентябренә...

Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасында катнашу мөмкинлеге быелның 31 декабренә, ә яңа гына катнаша башлаучылар өчен беренче взнос кертү 2015 елның 31 гыйнварына чаклы озайтылды.

Программада катнаша гына башлаган кешеләр Пенсия фондыннан бертөрле дә пенсия алмаска тиеш. Ә менә әлеге программага 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 31 сентябренә кадәр чорда кушылып та, ирекле кертемнәр түләмәгән кешеләр 2000 сумнан ким булмаган беренче кертемне 26 декабрьгә кадәр ясап өлгерергә тиеш булалар. Программага әле генә катнашып китүчеләр киләсе елда дәүләт ярдәме алу өчен шулай ук 31 декабрьгә чаклы 2000 сумнан ким булмаган беренче кертемне түләсеннәр иде. Әлеге шартлар үтәлсә, дәүләт алдагы 10 елда ирекле кертемнәрне финанслауда катнашасына гарантия бирә.

Пенсия тупланышы средстволарыннан бер тапкыр бирелә торган акчаны сорап мөрәҗәгать итү вакытына карата да үзгәрешләр бар. Киләсе ел башыннан гражданин моны 5 ел үткәч кенә эшли ала. Һәм бу 5 ел 2015 елның 1 гыйнварыннан соңгы мөрәҗәгатеннән башлап санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев