Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пенсияләрне яңача исәпли башлыйлар

2015 елның 1 гыйнварыннан безнең илдә пенсияләрне яңача исәпли башлыйлар. Яңа тәртип буенча пенсиянең күлме кешенең хезмәт стажына һәм нинди хезмәт хакы алып эшләвенә бәйле булачак. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Вафина әйтүенчә, картлык буенча хезмәт пенсиясе иминият пенсиясеннән һәм тупланма пенсиядән торачак. Пенсияне исәпләү өчен яңа формула...

2015 елның 1 гыйнварыннан безнең илдә пенсияләрне яңача исәпли башлыйлар. Яңа тәртип буенча пенсиянең күлме кешенең хезмәт стажына һәм нинди хезмәт хакы алып эшләвенә бәйле булачак.
Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Вафина әйтүенчә, картлык буенча хезмәт пенсиясе иминият пенсиясеннән һәм тупланма пенсиядән торачак. Пенсияне исәпләү өчен яңа формула кертелә һәм һәр ел пенсия хокукы балларда (шәхси пенсия коэффициенты) язылып барачак. Иминият пенсиясен исәпләп чыгарганда һәр ел өчен шушы балларны кушып санаячаклар. Билгеле инде, рәсми (еш кына аны «ак» дип атыйлар) хезмәт хакы гына исәпкә алына. Хезмәт хакы никадәр зуррак икән, баллар да күбрәк була.
Шулай итеп, гомер буе эшли-эшли без шушы балларны ничек тә күбрәк җыю өчен тырышырга тиеш булабыз. Чөнки аларның үз бәясе бар, анысын Россия хөкүмәте куя, һәм пенсиягә чыкканда барлык балларыбызны шушы балл бәясенә тапкырлаячаклар.
Иминият пенсиясе составында тагын фиксацияләнгән түләү дә булачак, ул пенсиянең бүгенге база өлешенә тәңгәл килә. Пенсиянең тупланма өлеше, исеменнән үк аңлашылганча, һәрберебезнең пенсия тупланмалары. Бу сумма пенсия түләнәсе шартлы айлар санына, ягъни кеше пенсиягә чыккач уртача яшәячәк вакытка бүленә (хәзер ул 228 ай тәшкил итә). Барлык пенсия балларын аларның бәясенә тапкырлап, шуңа фиксацияләнгән түләү белән тупланма пенсияне дә кушсак, лаеклы ялга чыккач алачак пенсиябезне исәпләп чыгарачакбыз. 2015 елда фиксацияләнгән түләү 3935 сум булыр дип көтелә, ул ел саен инфляция зурлыгына артачак.

Өч бала табып, аларның һәркайсы белән 1,5 ел ялда булган анага пенсия исәпләгәндә 16,2 балл өстәлә.

-Картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен ир-атлар 60 яшькә, хатын-кызлар 55 яшькә җитәргә һәм ким дигәндә 15 еллык хезмәт стажлары, җыелган 30 баллары булырга тиеш,-дип аңлата Гөлкәй Вафина. Аның әйтүенчә, минималь хезмәт стажы турындагы таләпне акрынлап кертәчәкләр икән: 2015 елда ул 6 ел (хәзер 5 ел), 2016 елда 7 ел булачак, ягъни ел саен 1 елга арттырылачак. Әгәр бу шартлар үтәлми икән инде, гражданин социаль пенсиягә исәп тота ала. Әмма хатын-кызлар аны 60 яшьләре, ир-атлар 65 яшьләре тулгач кына сорый алалар.
-Стаж димәктән, яңа тәртип буенча бала карап өйдә утырган, армиядә хезмәт иткән, эш таба алмый үткәргән вакытлар исәпкә алыначакмы соң?-дип сорыйм, ике баламны үстереп җәмгысы 4 ел гомеремне эшләмичә үткәрүемне искә төшереп.
-Чынлап та андый нәрсәләр бар,-ди Гөлкәй Аликовна һәм берәмләп аңлатырга керешә: -Кеше гомеренең андый вакытларын "иминиятләштерелмәгән чор" дип атыйлар. Алар өчен башка төрле коэффициентлар билгеләнәчәк. Мәсәлән, армиядә хезмәт иткән һәр ел өчен 1,8 коэффициент; 1,5 яшькәчә җиткәнче бала карау стажга кертелә һәм беренче бала өчен 1,8 балл, икенчесе өчен 3,6 балл һәм аннан соңгысы өчен 5,4 балл. I төркем инвалидны, инвалид баланы, 80 яшьтән узган кешене караган һәр ел өчен 1,8 балл өстәләчәк.
Вакытыннан алда пенсия билгеләү шартлары барысы да саклана.
-Гөлкәй Аликовна, кемдер пенсия яше җиткәнне түземсезлек белән көтә, кемнеңдер әле көче-дәрте тулып тора, эшлисе килә. Ишетүемчә, алга таба эшләргә теләгәннәргә ниндидер өстәмәләр булачак.
-Пенсиягә чыгу яше үзгәртелми. Әмма пенсия генә алмый эшләү отышлы булачак. Ничекме? Әйтик, сезгә 55 яшь тулды, әмма сез пенсиягә чыгарга, ягъни ай саен пенсия алып торырга теләмисез. Аны никадәр соңрак аласыз, ул шулкадәр күбрәк булачак, ягъни һәр эшләнгән артык ел өчен өстәмә баллар бирелә, фиксацияләнгән түләү арта,-дип ышандыра Пенсия фонды белгече.
Бусын кем ничек кабул итә инде. Әнә пенсия сорамый гына тагын 5 ел эшләсәң, балларың 45, түләү 36 процентка арта, диләр дә бит, безнең халык күктәге торнадан битәр кулдагы чыпчыкка, ягъни ай саен кесәгә керәсе пенсия акчасына күбрәк ышана шул.
Бу урында авыл хуҗалыгында эшләүче уңганнарыбызны да сөендереп аласы килә: әгәр авыл хуҗалыгы тармагында 30 ел эшләсәң, авыл җирендә яшәсәң һәм эшләүдән туктасаң, фиксацияләнгән түләү 25 процентка артыграк булачак. Әмма бу яңалык 2016 елдан гына гамәлгә кертелә.
Менә шундыйрак яңалыклар көтә булачак пенсионерларны. Билгеле, алар бүгенге һәм "быелгы" пенсионерларга кагылмый. Инде пенсия алып торучы гражданнар өчен дә балларга күчереп исәпләү булачак, әмма аларның пенсиясе кимемәячәк. 2015 елда эшли башлаучылар өчен пенсия хокуклары тулысынча яңа формула буенча формалашачак. Шулай итеп, картайгач югары пенсия аласы килгән кеше хезмәт хакының "ак", хезмәт стажының озын булуын кайгыртырга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев