Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ничек тә йоктырмаска тырышыгыз

Матбугат чаралары республикада тирән сулыш юллары инфекциясе һәм грипп белән чирләүчеләрнең бик күп булуын хәбәр итә. Байтак кешегә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган. Дөрес, бу 2-3 ел элек безнең котны алган куркыныч формадагысы түгел, бүгенге "дуңгыз гриппы" анысыннан шактый җиңел, ди белгечләр. Республикада берничә кешенең грипптан үлү очраклары да бар икән.

"Дуңгыз гриппыннан" (H1N1) ничек сакланырга соң? Район үзәк хастаханәсе табиблары менә мондый аңлатма-киңәшләр бирәләр:
H1N1 гриппы вирусы, сезонлы гриппныкы кебек үк, һава-төкерек юлы белән йога. Авыру кеше белән якын арада торып аралашканда, ул йөткергәндә, төчкергәндә вирус сәламәт кешегә дә күчәргә мөмкин. Авыруны йоктырганнан соң 1-2 көннән, кайчагында 5-7 көннән соң аның беренче билгеләре күренә башлый. "Дуңгыз гриппының" төп билгеләре дә сезонлы гриппныкы белән охшаш. Болар - югары тән температурасы, йөткерү, томау төшү, тамак авырту, буыннар сызлау, баш авырту. Косу, эч китү дә булырга мөмкин.
Авыруның беренче билгеләре күренү белән өйдән беркая чыкмагыз һәм табиб чакыртыгыз. Бары белгеч кенә дөрес диагноз куя һәм тиешле дәвалау билгели. Үз белдегегез белән дәвалана күрмәгез. H1N1 гриппы бик авыр өзлегүләр китереп чыгара.
Ә иң дөресе - ничек тә чирне йоктырмаска тырышырга кирәк. Моның өчен кеше күп җыелган урыннарда булмау мәслихәт. Гриппны аеруча авыр кичерүчеләргә - балаларга, хроник чирлеләргә, йөкле хатыннарга моны бигрәк тә истә тоту зарур. Марля бәйләвечләр куллану да авырудан сакланырга ярдәм итә. Авыру билгеләре булган кешеләр белән якыннан аралашмагыз. Урамда, эштә, кибетләрдә булып кайтканнан соң кулларыгызны яхшылап юыгыз. Табиб белән киңәшләшеп, профилактика максатында вируска каршы препаратлар кулланырга да була. Витаминнар кабул итеп, дөрес һәм тиешенчә тукланып, вакытында ял итеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барып та сез иммунитетыгызны ныгыта, димәк, авырулардан саклана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Грипп