Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренчеләр булып киттеләр

Чәршәмбе иртәсендә район хәрби комиссариаты каршыннан туганнары һәм дуслары алты егетне армиягә озатып калдылар. Быелгы язгы чакырылышта алар әле беренчеләр. Район хәрби комиссары Виктор Лаврентәев әйтүенчә, әгәр бернәрсә дә үзгәрмәсә, егетләребез Новороссийск шәһәрендә Кара диңгез флотында, Архангельск яисә Самарада хезмәт итәчәкләр. -Язгы чакырылыш 30 апрельдән башланды, 15 июльгә чаклы дәвам...

Чәршәмбе иртәсендә район хәрби комиссариаты каршыннан туганнары һәм дуслары алты егетне армиягә озатып калдылар. Быелгы язгы чакырылышта алар әле беренчеләр.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентәев әйтүенчә, әгәр бернәрсә дә үзгәрмәсә, егетләребез Новороссийск шәһәрендә Кара диңгез флотында, Архангельск яисә Самарада хезмәт итәчәкләр.

-Язгы чакырылыш 30 апрельдән башланды, 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Шушы вакыт аралыгында кырыклап егетне хәрби хезмәткә җибәрергә тиешбез. Ике дистәдән артык кеше хәрби исәпкә кертелгән белгечлек алды, алар "С" категорияле шоферлар, армия өчен бик кирәкле белгечләр,-диде ул, язгы чакырылышка кыскача бәя биреп.

Беренче булып армиягә китүчеләр арасында Чуаш Борнаеннан Дмитрий Тяминов та бар, һәм ул Чистайда укып, шофер белгечлеге алган да инде.

-Мин Казанда, көллияттә укып, очу аппаратларын җыючы слесарь һөнәрен үзләштердем, дүртенче разрядым бар. Эш тәкъдим иттеләр, өч елдан хәрби билетлы булырсың, диделәр. Баш тарттым, армиягә барып кайтыйм әле, дидем. Аннары Чистайда укыдым. Анда шартлар бик әйбәт, яшәү, уку өчен барысы да бар. Директорыбыз Әсхәт Саматович һәрберебезне игътибарында тотып кайгыртты, кирәк икән, ярдәм итте. Менә шунда укып, имтиханнарымны беренче тапкырда ук тапшырдым да, йөртүче-механик белгечлегенә ия булдым,-дип тиз-тиз генә үзе турында сөйләп бирде егет. Ашыгуы аңлашыла - иптәшләре, туганнары озата килгән, алар белән янәшә буласы, соңгы сүзләрне әйтергә өлгерәсе бар бит.

Менә хәрби комиссар команда бирде, һәм егетләр бер шеренгага тезелделәр.

-Сезне Россия армиясенә чакырылуыгыз белән котлыйм. Лаеклы хезмәт итегез, үзегезнең Әлки җиреннән икәнлегегезне онытмагыз, сау-сәламәт әйләнеп кайтыгыз,-диде ул һәм призывникларга район башлыгы исеменнән истәлеккә "Командирские" дип аталган кул сәгатьләре таратты. Аннары, аталарча кайгыртып, республика җыелу пунктында үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатты, киңәшләрен бирде.

Әти-әниләрне, сөйгән кызларны, дусларны соңгы тапкыр кочаклап, куллар кысышкач, Базарлы матактан Хачатрян Самвел, Дәүләтшин Илнур, Галиев Айдар, Түбән Колчуринодан Смирнов Анатолий, Чуаш Борнаеннан Тяминов Дмитрий, Югары Әлкидән Әһлиев Илдар автобуска кереп утырдылар һәм зур юлга кузгалдылар.

-Исән-сау хезмәт итсеннәр. Бер ел әллә ни озак вакыт түгел, үтәр дә китәр,-диде урта яшьтәге бер хатын. Янәшәдәге ир-ат өстәп куйды:

-Эх, бүген китеп барыр идем дә, рәхәтләнеп хезмәт итәр идем!

Хәерле юл егетләргә. Берничә көннән икенче төркемне дә озатачакбыз. Лаеклы хезмәт итсеннәр Әлки егетләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев